
Әлеге документ узган 2013 елның 17 декабре белән имзаланган.
Рәмис Фарук улы Сафин – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә губернаторы киңәшчесе булып та эшләде. Бүген ул “Татарстан – яңа гасыр” телекомпаниясенең Ульяновскидагы корпункты җитәкчесе.
Ульяновск өлкәсе губернаторының шушы ук карары белән бер төркем татар милли оешмалары активистлары Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.