tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.
“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.

“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.

Пенза өлкәсендә беренче тапкыр “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге булды. Өлкәнең дүрт меңнән артык милләттәшебез гомер итүче Индерка татар авылында узган әлеге ярышта хатын-кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә, аш-суга осталыкларында гына түгел, ә Корән серләрен һәм ислам нигезләрен белүдә дә көч сынаштылар.

Өлкәнең Сосновоборский районында өч татар авылы бар–Индерка,Әлмәш һәм Сәләмәс. Шуларның иң зурысы – Индеркада 4500 кеше яши. Авылда 5 мәчет. Халыкның бик динле икәне авылга кергәндә үк күренә – басу капкасы янында Корән сүрәләре язылган баннерлар урнаштырылган, кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатылмый. Бәйгене оештыру теләге дә авыл мәчетләре имамнарыннан чыккан, ә өлкә мөфтияте хуплаган. Кичәдә Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния назәрате рәисе, мөфти Ислам Дашкин катнашты һәм әлеге чарада катнашучыларны сәламләде.

Бәйгедә катнашучыларның яшьләре, гаилә хәлләре һәм һөнәрләре дә төрле. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә – ул ислам диненә килү, корәнне белү һәм гаиләдәге дини тәрбия.

Аш-суга осталык бәйгесе дә булды. Монда кызлар башка бәйгеләрдән аермалы буларак камыр җәеп, токмач кисмәде, ә кул астында булган яшелчә һәм хәләл ризыклардан салат ясау серләре белән уртаклашты.Аш-суга осталык бәйгесендә иң зур балларны җыючы Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туып-үскән, хәзер Пенза якларында яшәүче Алинә Зиннәтуллина булды.

Ике сәгатьтән артык барган бәйгегә йомгак ясап, җюри рәисе Гүзәлхан Шаһивәлиева мондый бәйгеләрне авыл кысаларында гына түгел, ә район, өлкә күләменә дә чыгарарга кирәк дигән тәкьдимен әйтте һәм җиңүчеләргә Пенза мөфтиятенең бүләкләрен тапшырды. Иң күп балл җыеп беренче урынга Камилә Мусалова чыкты.

Рамис Сафин,ТНВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*