tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһапов елы башланды
Рәшит Ваһапов елы башланды

Рәшит Ваһапов елы башланды

Бөек татар җырчысы, безнең күренекле якташыбыз Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 7 майда туган авылы Актукта булып үткән зур тантаналы мәдәни чара барышында Түбән Новгород өлкәсе буенча аңа багышланган 2023 ел рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.

Моңа кадәр хөрмәтле кунаклар Кызыл Октябрь округы башлыгы Ринат Жалялов җитәкчелегендә Уразавылдагы бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә һәм якынлашып килгән Бөек Җиңү көне уңаеннан, “Патриот” паркындагы Дан аллеясе аша үтеп, обелискка чәчәкләр салдылар. Шул ук изге эшне алар Актукта да башкарды.

Бөек җырчыбызның туган көнендә туган авылында оештырылган мәдәни чараны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Башта ул кыскача гына Р. Ваһаповның биографиясе белән таныштырып үтте һәм хөрмәтле кунакларны – Ринат Равил улы, Спас округы депутатлары Советы рәисе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Ринат улы Зиннәтуллин, Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Әхмәт улы Фаттахов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов, өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Гаяр улы Абдулганиев, Сергач округы депутатлары Советы депутаты Ирфан Таһир улы Шаипов һәм бәйрәм сәбәпчебезнең туганы, К.Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рауф Надир улы Ваһаповны сәхнәгә чакырды. Алар барысы да әлеге чараның мөһимлеген, Р.Ваһаповның бөеклеген, өлкәбездә аның елын игълан итүнең дөреслеген билгеләп үтте һәм дә бу эшләрнең башында торучы Рифат Әхмәт улының хезмәтенә югары бәя бирде.

Разил Ринат улы үзенең чыгышы ахырында шушы чараны оештырырга булышучыларны БТКның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*