tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I “Без татар” Спартакиадасының талисманын ясау буенча балалар рәсеме конкурсы тәмамланды
I “Без татар” Спартакиадасының талисманын ясау буенча балалар рәсеме конкурсы тәмамланды

I “Без татар” Спартакиадасының талисманын ясау буенча балалар рәсеме конкурсы тәмамланды

Кадерле дуслар! Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган милли спорт төрләре буенча I “Без татар” Спартакиадасының талисманын ясау буенча балалар рәсеме конкурсы тәмамланды. Бәйгедә 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Балалар бик актив булды: илебезнең төрле төбәкләреннән барлыгы 50дән артык эш кабул ителде (Татарстан Республикасы, Төмән, Әстерхан, Свердлау, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае). Конкурска тәкъдим ителгән 54 эш арасыннан өч яшь категориясендә өч җиңүчене сайлап алу җюри өчен җиңел булмады. Жюри әгъзаларына бөтен таләпләрне исәпкә алып эшләргә туры килде: рәсемнең темага туры килүе, яше һәм, әлбәттә, өлкәннәрнең ярдәм бик аз булуы мөһим. Бүген без, ниһаять, җиңүчеләрнең исемнәрен әйтергә әзер!

Кече яшь категориясендә (5 яшьтән 10 яшькә кадәр) җиңүчеләр:

I урын-Ашрапова Илфира Илфат кызы ( 7 яшь, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Кукмара шәһәре)
I урын-Шәрәфетдинов Камил (5 яшь, Татарстан Республикасы, Апас районы, Апас)
II урын-Барова Лиана Марат кызы (10 яшь, Казан шәһәре)
II урын-Минлезаянова Ралина (5 яшь, Казан шәһәре)
III урын-Гыйзатуллин Кирилл (6 яшь, Төмән өлкәсе, Төмән районы,Ембай авылы)

Уртача яшь категориясендә (11 яшьтән 14 яшькә кадәр) җиңүчеләр:
I урын-Одинцова Мария (13 яшь, Краснодар шәһәре)
II урын – Сөләйманова Рузанна (11 яшь, Нурлат шәһәре)
III урын-Данилова Полина (14 яшь, Краснодар шәһәре)

Өлкәннәр арасында (15 яшьтән 17 яшькә кадәр) җиңүчеләр:
I урын-Рәхмәтуллина Дарина Илгизәр кызы (16 яшь, Ырымбур өлкәсе, Матвев районы, Иске Котлумбет авылы)
II урын-Аликберов Эмиль (15 яшь, Старокучергановка авылы, Әстерхан өлкәсе)
III урын – Сибятуллов Д (15 яшь,Краснодар шәһәре)
III урын-Авдеева Алина (15 яшь, Краснодар шәһәре)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*