tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгы гадәт – күркәм сәгадәт
Борынгы гадәт – күркәм сәгадәт

Борынгы гадәт – күркәм сәгадәт

28 апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортында II округара “Шәпә туе” гөрләде. “Аулак өй”не хәтерләткән бу бәйрәмдә өч команда – хуҗалар, Спас округының Татар Моклокасы һәм Пильна округыннан Сафаҗай белән Петрякс авылларының җыелма командалары катнашты. Безнең төбәк татарлары бай тарихы, әби-бабайлардан килгән үзенчәлекле гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте белән аерыла. Алай гына да түгел, һәр татар авылының диярлек үзенә генә хас булган бәйрәмнәре, йолалары бар. Кочко-Пожар авылында да “Шәпә туе” дип аталган йоламы, бәйрәмме, кичәме диик инде – электән килгән. Бер карашка, ул шул ук “Аулак өй”не хәтерләтә, әмма исеме бик үзенчәлекле. Кайбер авылларда бу бәйрәмнең шулай ук үз исеме бар – мәсәлән, Сафаҗайда андый кич утырулар “Вечорка” дип аталган.

Шушы онытылып барган йолаларыбызга икенче сулыш өреп, аны торгызып, яшь буынга тапшыру өчен, өч ел элек, 2020 елның февраль аенда, Алсу Әхмәтбаева җитәкчелегендәге Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы “Шәпә туе” дип аталган бәйрәм уздырган иде. Анда, хуҗалардан гайре, Сафаҗай һәм Камка балалар бакчалары коллективлары катнашты. Һәр ел бу бәйрәмне уздырырга кирәк дигән фикергә килсәләр дә, коронавирус чире таралу сәбәпле игълан ителгән пандемия моңа комачаулады, ә менә быел, ниһаять, торгызырга булдылар. Инициатива белән кабат Кочко-Пожар балалар бакчасы, шәхсән Алсу Адельшиновна үзе чыкты. Җирле мәдәният йорты белән сөйләшеп, көнен билгеләгәч, хуҗалардан гайре Пильна, Спас һәм Кызыл Октябрь округлары теләк белдергән, әмма соңгылары ни сәбәпледер, катнашудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, Кочко-Пожар мәдәният йорты сәхнәсендә җидешәр кешедән торган өч команда – Спас округы Татар Моклокасыннан “Дуслык”, Пильна округы Сафаҗай һәм Петрякс балалар бакчалары хезмәткәрләреннән торган “Дуслык канаты” җыелма командасы һәм хуҗаларның “Өмет чаткылары” көч сынашты. Бәйрәм тарихы Кичә мәдәният йортының аккомпаниаторы Азат Жиһаншинның матур уйнавы белән башланды, аннары искиткеч матур итеп, милли стильдә бизәлгән сәхнәгә алып баручылар – Алсу ханым үзе һәм дистә еллар авыл китапханәсе мөдире булып эшләгән, һәрчак җәмгый тормышның уртасында кайнаган Рамилә Мустафина чыгып, бу бәйрәмнең та­рихы белән таныштырдылар, ә алар сөйләгәндә экранда 2020 елда узган “Шәпә туе”ннан күренешләр күрсәтелеп торды. Ә инде олы яшьтәге әбекәйләр Сәкинә апа Зарипова белән Афифә апа Садекованың видеога төшереп, экраннан күрсәтелгән хатирәләре бигрәк кызыклы һәм үзенчәлекле булды.

Чарада Сергач округы үзидарәсе вәкилләре дә булганлыктан, җирле адми­нистрация хезмәткәре Олеся Мустафина борынгы бәйрәмнең мәгънәсенә кыскача гына русча аңлатма бирде.

Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең матур җыр-биюләреннән соң, команда­ларны, тамашачыларны Сергач округы башлыгы урынбасары, мәгариф, спорт үсеше, яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Ирина Курасова, Кочко-Пожар террито­риаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдул­лин җылы сәламләделәр һәм чараның, иң беренче, яшь буынны тәрбиләүдә мөһимлеген билгеләп, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Жюри һәм биремнәр

Педагог һәм остаз елына багышлан­ган “Шәпә туе”нда катнашучы команда­лар белән таныштыргач, биш биремнән торган конкурс-фестиваль башлан­ды, ә чыгышларны “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы” исеменә һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премиягә лаек булган билгеле җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә Паламарчук, Чүмбәли китапханәсе мөдире Гөлнара Фатехова һәм Петрякс мәдәният йорты директоры Әхмәр Закировтан торган абруйлы жюри бәяләде.

Беренче бирем, гадәттәгечә, визит карточкасы булды. Анда командалар иҗади формада исемнәре, девизлары, эмблемалары белән таныштырды һәм бу биремне барысы да уңышлы ерып чыкты, шулай да “Өмет чаткылары”чыгышы аерылып торды һәм баллары да югарырак булды.

Икенче биремдә командалар үзләре белән алып килгән ингредиентлардан бер җыр дәвамында матур һәм күп өчпочмак эшләргә тиеш иде. Бар да уңган-булган кызларыбызга бу бирем, әлбәттә, авыр булмады һәм тиз арада камырны бүлеп, җәеп, эчлеген куеп, тур итеп бөреп тә куйдылар, ә мәдәният йорты хезмәткәрләре чара ахырына кадәр аларны пешереп тә өлгертте.

Өченче бирем бөтен команда белән татар биюе башкару иде. Монда да кыз- лар креатив караш белән бик матур чы- гыш әзерләгән. “Дуслык” командасы бар нечкәлекләренә туры китереп, аяк йөрешләрен алмаштырып, татар биюе күрсәтте. Аларның чыгышын фольклорда уңны-сулны аера белгән Тәнзилә ханым югары бәяләде. “Дуслык канаты” сюжетлы бию әзерләгән иде – элек бит авыллар буйлап бик күп вак-төяк сатучылар йөргән, менә алар шул күренешне бию аша бик матур һәм кызык- лы итеп күрсәтте. “Өмет чаткысы” борынгы “Каз канаты” биюен шулай ук үзенчәлекле башкарды – башта “ана каз” “бәбкәләре” (балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре) белән бие- де, аннары “бәбкәләр” үскәнне тасвирлап, сәхнәгә команда әгъзалары чыкты. Махсус тектергән костюмнары да бик матур булып, чыгышларына аерым ямь өстәде.

Совет еллары кайтавазы

Элекке татар өенең интерьерын күрсәтүгә багышланган дүртенче бирем конкурс- фестивальнең иң матур, ачык, тирән эчтәлеклесе иде дисәм дә, дөрес булыр дип уйлыйм. Анда командалар татар өе интерьерын, җиһазларын кулланып, татар халкының көнкүрешен күрсәтергә тиеш иде. Һәр команданың креатив, иҗади караш белән әзерләгән чыгышы искиткеч булды – мичтә пешкән ипи, бәрәңге, сама- выр кайнатканда күкәй пешерү, бишектә бала йоклату, ничек итеп көлне кулланып керләр юу, кышын мич артында яңа ту- ган бозау яисә бәрәннәрне тоту, каталка белән үтүкләү дисеңме – барысын да шул хәтле мавыктыргыч итеп күрсәттеләр, фантазияләренә сокланып утырдык. Соңгы, бишенче биремдә төрле ярак- сыз (бросовый) материалдан эшләнгән милли кием тәкъдим итәргә кирәк. Мон- да да чүп капчыкларыннан, резин пер- чаткалардан, чәчәк гөлләмәләрен төрү кәгазьләреннән һ.б. бик күп әйберләрдән эшләнгән милли бизәкле күлмәкләре күз явын алырлык матур иде. Ә “Өмет чаткы- лары” командасы көндәлектә, бәйрәмгә кия торган күлмәкләрдән алып, хәтта туй күлмәгенә хәтле биш модель күрсәтте. Мондый уңыш арты, үзләре әйтмешли, хәзер аларга Парижга барасы гына кал- ды! Музыкаль тәнәфесләрдә «Заман яшьләре» төркеме матур чыгышлары белән сөендерде. Жюриның бу көнне эше бик авыр иде, әмма конкурс булгач, җиңүчесе була инде һәм беренче урынга хуҗаларның “Өмет чаткылары” командасы лаек булды, ә “Дуслык” белән “Дуслык канатлары” ко- мандалары берди баллар җыеп, икенче урынны бүлештеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк – һәр команда бер генә дә регламенттан чыкмады, жюри әгъзалары да бу пунктны нык күзәтте. Бүләкләүне “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов башлап җибәрде. Ул һәр командага редакция исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кызы- клы, файдалы китаплар җыелмалары бүләк итте, шул исәптә популяр язучы Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кай- дан” исемле китабын да. Бу бүләкләрне тупларга газетабыз дусты Ринат Мангу- шев булышты. Аннары Сергач округының мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина чыгышларны югары бәяләп, рәхмәт белдерде, һәр командага Рәхмәт хат- лары тапшырды. Рөстәм Мансурович та барысын да Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Әһәмиятле максат

Урыннары, регламенты да булырга тиеш инде, әлбәттә, әмма, миңа калса, мондый чараларның әһәмияте – әби- бабайлардан калган мирасны барлап, аны саклап үстерүдә, халыкка, яшьләргә таратуда. Яшьләр дигәннән, хуҗалар ко- мандасында ике яшь кыз да бар иде, шу- нысы иң куандырганыдыр. Үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мондый чараларның кирәклеге бәхәссез. Ә инде “Шәпә туе”ның югары дәрәҗәдә оештырылуы – Кочко-Пожар балалар бак- часы, мәдәният йорты һәм китапханәнең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Фойеда барысының да кул эшләреннән тор- ган бик матур күргәзмә эшләнгән иде, кунакларга килгәч чәй эчәргә мул та- бын корганнар, камыр ашларын бакча хезмәткәре Асия Сәмиуллина пешергән. Ә чарадан соң чәй эчәргә өчпочмаклары да өлгерде һәм табын артында бик күңелле аралашу булды.

Менә шулай күркәм генә узды II округара “Шәпә туе”, тик тамашачылар санының аз булуы бераз эчне пошырды, кунаклар алдында бераз уңайсыз да булды. Ә бит мондый бәйрәмнәрнең мәгънәсе дә әби-бабайлардан мирас булып калган милли бәяләрне киң аудиториягә җиткерүдә. Кыскасы, тамашачыны җәлеп итү юлларын табарга кирәк дип беләм. Ә инде төбәк татар авылларының милли үзәге булган Кочко-Пожар мәдәният йортында нәкъ бүген VI “Ак калфак” – өлкә татар хатын-кызлары сходы һәм “Нижгарбикә” конкурсы гөрли, алар турында “Туган як”ның киләсе саннарының берсендә укырсыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*