tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз (Эчкен) авылындагы янгында каза күрүчеләргә ярдәм оештыру турында матбугат конференциясе узды
Йолдыз (Эчкен) авылындагы янгында каза күрүчеләргә ярдәм оештыру турында матбугат конференциясе узды

Йолдыз (Эчкен) авылындагы янгында каза күрүчеләргә ярдәм оештыру турында матбугат конференциясе узды

Бүген, 15 май Татар-информ мәгълүмат агентлыгы бинасында Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылындагы янгында каза күрүчеләргә ярдәм оештыру турында матбугат конференциясе узды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зинатуллин һәм “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе мөхәррире Рәмис Латыйпов катнашты. Шулай ук “Урал арты татарлары” Курган өлкәсе төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алена Ковригина һәм Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла Хәбибуллин да онлайн чыгыш ясадылар.

«Куркыныч фаҗигадән соң Бөтендөнья татар конгрессы янгын турында үзләренең сайтында һәм социаль чертәрендә пост урнаштырды. Яңалык Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык татарлар арасында шундый зур резонанс ясады. Бу Бөтендөнья татар конгрессының зур уңышы» -, дип рәхмәтен белдерде Алена Ковригина Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренә.

Бүгенге көндә авылны торгызу мәсьәләсе иң беренче урында тора. Татарстанда, Курган өлкәсендә һәм башка регионнарда татар оешмалары эшләп килә. Алар һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәлектә авылны торгызу планлаштырылган. Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов оешманың хәйрия фонды исеменнән Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылын төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм җыюны дәвам итә. Кешеләр бертуктаусыз штабка күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, башка әйберләр алып килә. Битараф булмаган һәрбер кеше Ичкен татарларына ярдәм кулын сузырга тырыша. 

«Янгыннан зыян күрүче гаиләләргә унышар мең сум акча өләшенде. Әлбәттә, хөкүмәттән ярдәм булачак. Ләкин проблемалар шактый, чөнки кайбер йортлар госреестрда теркәлмәгән, кайбер кешеләрнең теркәлү урыны шәһәрдә, яки башка җирдә» -, диде Марс Тукаев. «22 май фураларыбыз юлга чыгачак. Бу гуманитар “ярдәм кәрванын” җыюда бөтен милләттәшләребез дә үз өлешен кертер дип ышанып калабыз. Мин яңадан бу авылның торгызылуына ышанам.»

«Кеше рәхәт вакытта түгел, нәкъ менә михнәт килгәндә сынала. Бу ярдәмебез беренче чиратта авыл халкына кирәк, әлбәттә. Шул ук вакытта үзебезнең кем икәнебезне аңлар һәм рухыбызның ныклыгын күрсәтер өчен дә кирәк бу ярдәм.» – дип, өстәде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Хәзерге вакытта авылдан кешеләрне таратмаска, Курган өлкәсенең борынгы авылларның берсе булган Йолдыз авылын торгызырга дигән максат куелган. Реестрга кермәгән, йортлары теркәлмәгән кешеләргә булышу планлаштырыла, аларга аерым махсус фонд ясалачак. 24 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Йолдыз (Эчкен) авылына барачак, анда Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм милләттәшләребез белән очрашу үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*