Республикакүләм “Татар кызы – 2020” бәйгесенең Казан шәһәре буенча сайлап алу этабына гаризалар кабул ителә. Сайлап алу этабында татар телен белгән, кияүдә булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәр кызлар катнаша ала.

- Үзең белән таныштыру (3 минут);
- Иҗади бәйге (җыр, бию, әсәрдән өзек яки шигырь сөйләү, перформанс һ.б.) (5 минут);
- Дефиле;
- Милли кием;
- Интеллектуаль бәйге.
Гаризалар 6нчы декабрьга кадәр кабул ителә. Элемтә өчен – orgtatarkizi@gmail.com