Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе ялларда Рөстәм Миңнеханов «Гасырлар авазы» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак
Киләсе ялларда Рөстәм Миңнеханов «Гасырлар авазы» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак

Киләсе ялларда Рөстәм Миңнеханов «Гасырлар авазы» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе финалын караячак. Чара 28 ноябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге театрда була. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Ялларда Рөстәм Нургалиевич „Гасырлар авазы“ шәҗәрә бәйрәмен караячак. Ул республикада икенче ел уздырыла һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Асылда, бу гаилә бәйрәме, безнең республиканы шәҗәрә төзүгә һәм гаилә кыйммәтләрен танытуга җәлеп итү», — диде Лилия Галимова.

Бәйге муниципаль, зона һәм республика этапларында узган. Быел зона этабы республиканың муниципаль берәмлекләрендә уздырылган. Анда 37 район һәм шәһәрдән 38 гаилә, шул исәптән Казаннан ике гаилә катнашкан

Зона этабы программасы милли ризыклар күргәзмәсе һәм шәҗәрә бәйгесе бүлекләреннән торган. Финалга алты гаилә чыккан.

Екатерина Ларионова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*