Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы хакимият вәкилләре белән очрашулары һәм эшлекле даирәләр белән сөйләшүләр алып баруы көтелә.
Шулай ук Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студентлар проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак. «Казмедиа» телеүзәгендә «ТНВ» Татарстан телеканалы корпунктын ачу һәм Казахстан татар һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашу планлаштырылган.
Татарстан Президенты катнашкан барлык чараларда да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.