tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан университетын кызыл дипломга тәмамлаучыларга Лев Толстой яшьлеге турында сөйләделәр
Казан университетын кызыл дипломга тәмамлаучыларга Лев Толстой яшьлеге турында сөйләделәр

Казан университетын кызыл дипломга тәмамлаучыларга Лев Толстой яшьлеге турында сөйләделәр

3 июль көнне Казан федераль университетын тәмамлаучыларга кызыл диплом тапшырылу чарасы зурлап оештырылды. Иң яхшы билгеләргә укыган студентларны зурлау  бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан бөек иҗатчыны зурлау белән берьюлы оештырылды. Уку отличникларына диплом тапшыруда һәм Л.Н. Толстой елына бәйле тантанада катнашу өчен Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, университетның беренче проректоры Рияз Минзарипов, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм башкалар катнашты.

Толстой ике факультетта укыган

Лев Толстойның иҗатына һәм тормыш юлына, аның үсмер Казанда яшәве һәм университеттагы шәрыкъ телләре һәм хокук факультетларында укырга керү аңа көчле тәэсир ясаган. Ул тормышта үз юлын, язмышын эзләгән. Казандагы дворян яшьләренең кәеф-сафа коруы, гомумән халык тормышы аның күзләрен ачкан. Казанда үткәргән еллардан соң 19 яшендә Ясная полянага кайтып киткәндә үзенең әдәби иҗат белән шөгылләнәчәген  аңлаган.

Быел Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тула. Шул уңайдан узган елның сентябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итте. Шул турыда фәрман чыкканнан университетта бөек рус язучысы Толстой тормышына кызыксыну артты. Бу уку йортының диварына Толстойның биредә укуы турында истәлек тактасы ачылган. Бөек язучы Толстойның исеме Ульянов “бренды” монополиясенә дә үзгәреш кертә.

Әлбәттә, Владимир Ульянов, Лев Толстой кебек шәхесләр Казан университетында озак укымаган, ләкин шул еллар һәм тарихи шәхесләрнең яшьлеге аларның язмышын билгеләгән.

Чаралар бихисап

Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов Толстой елына багышлап университетта алыкара конференция, фәнни-гамәли конференцияләр узачагын, шулар арасында студентлар һәм мөгаллимнәр катнашында “Толстойны укыйбыз” чарасы оештырылачагын әйтте.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов журналистларга бүген Толстойның дөньякүләм дә билгеле шәхес булуы турында сөйләде.  “2015 елда университетның Гыйльми шурасы карары белән, Филология һәм мәдәни коммуникацияләр институтына Лев Толстой исеме бирү карар ителде. Толстой елы кысаларында Татарстанда һәм башка төбәкләрдә 50 ләп чара үткәрелде.

Казан федераль университеты делегацияләре Казахстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, берничә Европа илендә Лев Толстойның юбилеена багышланган чараларда катнашты. Безнең инициативаны хуплап, Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы белән чаралар планы расланды. Ел азагына кадәр төрле фәнни, яшьләр чаралары үткәреләчәк”, – дип белдерде инситут директоры.

 Һәркемнең үз кичерешләре

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов университетта үткән чарада чыгыш ясап, үзенең дә кайчандыр  бу бинада (элекке  КФЭИ) укуы һәм бу диварларда белем алу рухы саклану турында әйтте. Ул Казандагы Толстой скверын яңарту турында Президент ярдәмчесе Н. Фишман белән киңәшкән. “Мондый эшләр Толстойның тууына 200 ел якынлашкан чорда тагын да киңәячәк,”- дип саный Р.Т.Борһанов.

Бу чара турында “Татар-информ” агентлыгы тараткан тәфсилле мәгълүматка өстәп, Казан шәһәренең 39 нчы мәктәбе карамагындагы Лев Толстой музее хезмәткәре Оксана Земляницкаяның дулкынлануы төрында да әйтәсеп килә. Аны да аңларга була.  КФУ да үткән тантанада музей һәм тарих турында әйтелмәсә дә,  ул Толстой елында үзе эшләгән музейгә игътибар артыр дип өметләнә.

Казанда Толстой музее бар!

Япиев урамындага 15 йортта 13-14 яшьлек Лев Толстой һәм аның абыйлары, сеңлесе яшәгән Горталовлар йортында 2015 нче елда бөек язучының яшьлегенә багышланган музей ачылган. Татарстан Президенты ярдәме белән бу музейны тергезүгә зур көчләр салынды, 130 миллион сумлык ремонт һәм экспозиция булдыру эшләре башкарылды.

Кызыл диплом алу бәхетеннән “исергән” яшь белгечләргә Толстой башыннан үткәннәр турында сөйләп тору уңайсыз булып тоела. Ләкин тарих һәм хакыйкать, Толстойның намусы барысыннан өстенрәк. Иртәме, соңмы, мөгаен кызыл дипломга лаек булган бу яшьләр дә Толстой торган йортка килерләр, аның Казандагы тормышын өйрәнерләр.

1842-1847 нче елларда кичерелгән вакыйгалар әти-әнисез калган бу балаларның дөньяга күзләрен ачкан. Казанда яшәүчеләр һәм кунакка килүчеләр бу мемориаль урын, уникаль экспозиция белән таныша ала. Моның өчен 39 мәктәпкә алдан хәбәр итеп, экскурсиягә язылырга кирәк.

Тарих сабак бирә ала. Теләгәннәргә.

Зур Кызыл урамында, Дзержинская урамында урнашкан башка йортларда да Лев Толстойлар яшәгән. Гомумән Толстойның Казанга бәйле тормышы темасын өйрәнү, аңлату өчен сәбәпләр күп.  Казаннан киткәннән  50 ел үткәч тә Лев Толстой  үзенең  яшьлек хатирәләреннән илһам ала. Мәктәп программасына кертелгән “Балдан соң” хикәясендә ул татар солдатын җәзалау турында тетрәндергеч вакыйганы тасвирлый.

Лев Толстойның тормышка, дингә карашлары, дирән фикерләре, заманында аның хәтта Николай патшадан да популяррак булуы турында искиткеч мөһим фактларны аңлау мөмкинлеге бар. Гомумән Казанда Лобачевский, Ленин,  Горький, Шаляпин, Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Тинчурин, Шамил Усманов һәм башка үзенчәлекле шәхесләрнең  эзләре калган. Университетны кызыл дипломга тәмамлаган яшьләр үзләренең бөек шәхесләр укыган фән йортында белем алуы беклән горурланырга хаклы.

Толстой елында Казан белән бәйле тарихи вакыйгаларны тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен сәбәпләр күп. Теләк кенә булсын.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*