7-9 нчы октябрьдә Татар китабы йортында Россия күләмендә уздырыла торган «Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикумнар курсы узачак.
«Роспечать» Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән Татар китабы йорты программада түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
- түгәрәк өстәлләр,
- әдәбият һәм тәрҗемә эше буенча семинар-практикумнар,
- төрле темаларга багышланган лекторийлар.
Иҗатчылар һәм тәрҗемәчеләр белән Мәскәүдән килгән һәм Казандагы экспертлар эшләячәк:
- «Берләштерелгән гуманитар нәшрият»ның баш редакторы Максим Амелин;
- Шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме Виктор Куллэ;
- Шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов;
- Шагыйрь, тәрҗемәче Михаил Липкин;
- Югары экономика мәктәбе Фәнни-тикшеренү университеты доценты Марина Букулова;
- Прозаик, драматург, А.М. Горький ис. Әдәбият институтының әдәби осталык буенча кафедра доценты Фәрит Нәгыймов;
- Шагыйрь, тәрҗемәче, РФА Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе мөдире Алексей Саломатин,
- Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Алефтина Маковоз.
Модераторлар:
- Шагыйрь, тәрҗемәче, ТР Г.Р. Державин исемендәге Дәүләт премиясе, А.М. Горький исемендәге әдәби премия лауреаты Алена Каримова;
- Шагыйрь, тәрҗемәче, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, BELLA Халыкара премиясе лауреаты Луиза Янсуар.
3 көнлек интенсив катнашучыларга:
- дистәдән артык танылган язучы, тәрҗемәче белән эшләү;
- мэтрлар каршында үзен сынап карау;
- тәҗрибә туплау;
- осталык дәресләре алу, булган белемнәрен тирәнәйтү;
- Россия вакытлы матбугатында басылу, танылу мөмкинлеге бирә.
Семинар-практикумнарның катнашучысы булу өчен, безгә хәбәр итәргә кирәк. Гаризалар 6 октябрь (сишәмбе) 12:00 гә кадәр кабул ителә.
Катнашу турындагы гаризага кулъязмаларыгызны (иҗатыгыз белән) беркетү дә сорала.
Семинарларга язылу өчен телефон: 89196302843 (Айгөл)
Татар китабы йорты | Шәриф Камал музее