tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры «ӘКИЯТ-BELЕМ» мәдәни-мәгариф проекты башлый
12.02.2020  - Пресс-показ бэби спектакля Добрый день (Фото Салават Камалетдинов )
12.02.2020 - Пресс-показ бэби спектакля Добрый день (Фото Салават Камалетдинов )

«Әкият» курчак театры «ӘКИЯТ-BELЕМ» мәдәни-мәгариф проекты башлый

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры «ӘКИЯТ-BELЕМ» мәдәни-мәгариф проектын башлап җибәрә. Бу хакта тетарның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «ӘКИЯТ-BELЕМ» проекты татар әдәбиятына, язучы иҗатына кызыксыну уятуны, балаларда сәнгать әсәрен кабул итү сәләтен үстерүне күздә тота.

Проект кысаларында өч форматта лекция-очрашулар планлаштырылган. Беренчесе — автор катнашында яңа балалар китапларын тәкъдим итү. Икенчесе — «Татар балалар әдәбиятының 30 бөек әсәре» дигән лекцияләр циклы. Өченче формат — балалар психологларының лекцияләре.

Проект кысаларында балалар өчен әдәби викториналар, китап күргәзмәләре,  уеннар, танылган балалар язучылары әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар оештырыла.

«Әкият-BELEM» проектын тормышка ашыру барышында милли әдәбиятка игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән 30лап очрашу үткәрү планлаштырыла.

10 октябрьдә проектның беренче кичәсе үткәреләчәк. Ул Фәйрүзә Мөслимованың «Татарча Әлифба» китабы белән таныштырачак. Презентация «Әкият» курчак театрының Кече залында үтә. Башлана — 16.00 сәгатьтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*