Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте.
Конференция эшчәнлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров та катнашты. Ул «Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүдә Татарстан Республикасы тәҗрибсе” дигән презентациясен тәкъдим итте.