tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел» мәңге яшәсен!
«Туган тел» мәңге яшәсен!

«Туган тел» мәңге яшәсен!

Ике көн буена дәвам иткән иҗади чара зур, чагу бәйрәмгә әверелде, сәнгатькә гашыйк җаннар кинәнеп моң дәрьясында йөзде, республикабыз җыр дөньясында яңа йолдызлар кабыну мизгеленә шаһит булды.
2015 елдагы бәйге белән чагыштырганда, катнашучылар саны да, башкару осталыгы артуын да билгеләми мөмкин түгел. Тагын шунысы игътибарга лаек: конкурсантларның күп­челеге ир-егетләр иде. 46 катнашучыдан икенче турга 17 җырчы үтте. Шул ук кичне бәйгечеләр Дүртөйле районы Мәдәният сараенда шыгрым тулы залда концерт бирде.

Икенче көн дә яшь сәләтләргә онытылмас тәэссоратлар, матур кичереш­ләр алып килде. Татар җыр сәнгате йолдызы Идрис Газиев оештырган мас­тер-класс алар өчен зур бүләк булды. Идрис Мөдәрис улы бәйгечеләрнең һәркайсына үзенең киңәшләрен, игътибарын кызганмады, башкару сти­лендәге хаталарны, кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итте. Җырчыга тамашачы күңелен яулау өчен һәр әсәрне йөрәге аша үткәреп башкару зарурлыгын ассызыклады.

Икенче тур аеруча киеренке үтте. Берсеннән-берсе көчлерәк, моңлырак җырчыларның һәркайсы бөтен күңеле белән җиңүгә омтыла иде.

Җиңүчеләрнең исемнәре Гала-концертта игълан ителде. Тантанада бихисап мәртәбәле кунаклар катнашты, алар арасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы дирекциясе җитәкчесе, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова, Татарстанның халык артис­ты Римма Ибраһимова да бар иде. Дүртөйленең милләтпәрвәр уллары — район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллинга, аның социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Рамил Хәсәновка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсим Ямалтдиновка, язучы, драматург Мөдәрис Мөси­фуллинга һәм башка шәхесләргә, татар телен, мәдәниятен үстерү юлында армый-талмый хезмәт салган өчен дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды.

Ниһаять, дулкынландыргыч миз­гелләр җитте. Сәхнәгә бер-бер артлы җиңүчеләр чакырылды. Үзешчән җыр­чылар арасында өченче дәрәҗә дипломга Бүздәк районыннан Айнур Исламов лаек булды. Икенче урынны Татарстанның Актаныш районы сылуы Назлыгөл Сираева алды. Беренче урынны Стәрлетамак районыннан бәрхет тавышлы Ринат Ибраһимов яулады.

— Тормышымны киләчәктә сәнгать белән бәйләргә ниятлим. Бу уемны бүгенге җиңүем тагын да ныгытты, — дип уртаклашты Ринат. — Ә җыр-моңга мөкиббән булуым гаиләмнән килә, әнием җырлый, әтием өздереп баянда уйный.

Профессионал башкаручылар арасында Илеш районы егете Илнар Шәрәфетдинов — өченче, ә Уфадан Инсаф Абдуллин икенче урыннарда булса, беренче урынны Октябрьский музыка колледжы студенты Линар Шәймөхәммәтов яулады. Әйткәндәй, моннан ике ел элек Линар “Туган тел”дә үзешчәннәр арасында икенче урын алган иде. Сәләте генә түгел, тырышлык кебек күркәм сыйфаты да булгач, егет сәхнә түрен, тамашачы мәхәббәтен ышанычлы рәвештә яулый бара.

Ә “Туган тел” бәйгесенең иң югары бүләге – Гран-при Актаныш районы гүзәле Лилия Хөсәеновада! Лилиянең лирик сопрано тавышы, башкару стиле беркемне дә битараф калдырмады: хөкемдарлар беравыздан җиңүче исемен аңа бирде.

Лилия Илгиз кызы Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә туган ягы Актанышта мәдәният йортында хезмәт сала. Иҗат сандыгын Казанда даими оештырылучы “Татар моңы”, Башкортстандагы “Дуслык моңы” кебек мәртәбәле бәйгеләрдәге җиңүләре тулыландырган.

— Гаиләбез ансамблендә әти — баянчы, әни һәм без, өч кызлары, җырлый, бии идек, — ди Лилия. — Мин һәм сеңлем сәнгать юлыннан киттек. Бүген инде кызларым Әдилә һәм Камилә җыр-моң дөньясына беренче адымнарын атлый.

Гала-концертта, бәйге җиңүчеләре белән беррәттән, сәхнә йолдызлары Идрис Газиев, Дамира Сәетова, Фән Вәлиәхмәтов, Айрат Халиков та чыгыш ясады. Тамаша ахырында, матур йола буенча, бөтен зал, аягүрә басып, Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарды.

Миләүшә Латыйпова,Дүртөйле шәһәре

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*