28 мартта Россия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалы узды. Быел әлеге бәйге бишенче тапкыр оештырылды. Азан белән башланып киткән бәйге финалына килгән кунаклар һәм анда катнашучыларны Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин сәламләде. Ул әлеге фестивальнең үзебезнең тирән тамырларга ия милли, дини гореф-гадәтләребезне сакларга һәм таратырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
“Илаһи моң” фестивале Россия ислам институты һәм “Гөлзадә” иҗат студиясе башлангычында, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә уздырылып килә. Быел ул, бишенче тапкыр үткәрелеп, оештыручылар исемлегенә ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм саклау буенча ресурс үзәге, Болгар ислам академиясе, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кушылды.
«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалында жюри әгъзалары 40 тан артык башкаручының чыгышын карады. Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен башкару («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш» һ.б.), татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку кертелгән иде.
Жюрида танылган дин әһелләре һәм сәнгать эшлеклеләре – Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров, КИУның Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Резедә Сафиуллина-Ибраһимова һ. б. эшләде.
Фестивальне Россия ислам институтының (https://www.youtube.com/watch?v=fRZDK-voiI4) адресы буенча урнашкан рәсми каналы турыдан-туры күрсәтте.
Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина ассызыклаганча, фестивальнең барлык финалистлары да лаеклы, югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.
– Бу фестивальне без инде бишенче тапкыр уздырабыз. Быел без ZOM аша татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча лекцияләр үткәргән күпсанлы галимнәрне җәлеп иттек. Бу халкыбыз мәдәнияте, аның бай мирасы белән танышырга теләгән һәркемне берләштерергә мөмкинлек бирде. Трансляциягә Россиянең күп кенә төбәкләреннән – Төмәннән, Ханты-Мансийскидан, Башкортостаннан, Чувашиядән, һәм әлбәттә, Татарстаннан һәм башка бик күп төбәкләрдән кушылдылар. Фестивальнең төп фикерен татар яшьләренә, аның төп адресатына җиткерә алдык, дип ышанам. Без аларның мәдәни һәм рухи мирасыбызның байлыгын һәм күпкырлылыгын күрүләрен теләдек, – диде Гөлзада Сафиуллина.
Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Алар кыйммәтле бүләкләр алды.