tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Буа районында булды
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Буа районында булды

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Буа районында булды

Бүген Буа муниципаль районына эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Буа районының мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белән танышты.

Милли Шура  рәисе Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Мәдәни үсеш үзәге эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, кунаклар татар, чуаш, рус, мордва, әзербайҗан мәдәни үзәкләрендә булдылар.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Туган телләр һәм халыкдар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*