Россия мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман хәрбиләрнең һәм тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра торган эмблеманы тәкъдим итте. Бу хакта Диния нәзарәтенең сайтында хәбәр ителә.
«Эмблема нигезендә «Әл-Гыймран («Гыймранның гаиләсе)» сүрәсеннән 169 аятьнең бер өлеше һәм «Иерихон башлыгы» буларак билгеле урта гасыр шлемы формасы алынган. Аятьнең тәрҗемәсе «Аллаһ юлында шәһит булганнар» дигәнне аңлата», диелә хәбәрдә.
Иерихон башлыгы — Россиядә урта гасырлар чорына караган билгеле хәрби артефактларының берсе. Риваять буенча, ул Александр Невскийныкы булган, аның тышкы дошманга каршы походларында славяннар һәм төркиләр көрәшкән.