tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман хәрбиләрнең һәм тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра торган эмблеманы тәкъдим итте. Бу хакта Диния нәзарәтенең сайтында хәбәр ителә.

«Эмблема нигезендә «Әл-Гыймран («Гыймранның гаиләсе)» сүрәсеннән 169 аятьнең бер өлеше һәм «Иерихон башлыгы» буларак билгеле урта гасыр шлемы формасы алынган. Аятьнең тәрҗемәсе «Аллаһ юлында шәһит булганнар» дигәнне аңлата», диелә хәбәрдә.

Иерихон башлыгы — Россиядә урта гасырлар чорына караган билгеле хәрби артефактларының берсе. Риваять буенча, ул Александр Невскийныкы булган, аның тышкы дошманга каршы походларында славяннар һәм төркиләр көрәшкән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*