25 июньнән Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участокларыэшли башлады. Тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли.
Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез дә беренче көннән үк активлык күрсәтә. Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш биреп кайтты. Сайлау участогына ул оныгы белән барган.