tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйлар юк, ә батырларны барыбер бүләклиләр!
Сабантуйлар юк, ә батырларны барыбер бүләклиләр!

Сабантуйлар юк, ә батырларны барыбер бүләклиләр!

Быел Сабан туйлары уздырылмады, ләкин аңа карап кына батырларны ким-хур итмәделәр. Кыр батырларын да, келәм батырларын да.

Сабантуйлар булмый дип кенә, яз көне кырларда булачак икмәк һәм азык-төлек әзерләүче кыр батырларын, әлбәттә, бүләкләми калу зур кимчелек булыр иде. Шөкер, бүләкли башладылар. Шундый матур чараларның берсе Зәй районында башланды. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов әнә авылларның берсендә шундый тантана уздырган.

– Гадәттә, район башлыгы безне – көрәшчеләрне Сабантуйдан соң җыеп, сезонны ябу тантанасы уздыра иде. быел инде, билгеле булганча, бәйрәм булмады. Шөкер, кыр батырларын гына түгел, көрәшчеләрне дә онытмадылар. Район җитәкчесенә рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде “Шәһри Казан” хәбәрчесенә Зәй көрәш командасының бер вәкиле Зөлфәт Хәмидуллин.

Көрәшче шулай ук, алдан планлаштырылган булса да, районның авылларында да Сабантуй булмавын искәртте.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*