Бөтендөнья татар конгрессы дәүләтебезнең федератив корылышын, халыклар арасындагы тынычлыкны һәм милләтара татулыкны илебезнең иң зур байлыгы дип саный. Бүгенге дөньяда хөкем сөргән катлаулы вәзгыять һәркемгә мәгълүм, икътисадый кризис Россияне дә читләтеп үтмәскә мөмкин. Бу шартларда без барыбыз да аек акыл белән эш йөртеп, Россиядәге тотрыклылыкны сакларга тиешбез. Шуңа күрә дә без Мәскәүдәге кайбер сәяси көчләрнең Дәүләт Думасы карамагына Россия Федерациясе халыкларының телләренә кизәнүче закон проектын кертергә тырышуларын кабул итә алмыйбыз. Сүз “Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” законына үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан федераль закон проекты турында бара.
Әлеге закон проекты Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килә. Россия Федерациясе составындагы милли республикаларда дәүләт теле итеп танылган милли телләрнең статусын үз вакытыеда РФның Конституцион Суды да раслап чыкты. Моңа да карамастан, әлеге закон проектында аның авторлары Конституциягә туры килмәгән нормалар аша милли республикаларда дәүләт телләренең статусын юкка чыгаралар. Дәүләт телләрен укытуны “мөмкин” дигән сүз белән чикләргә тырышу “тиеш түгеллеген” дигәнне аңлатачак.
Югыйсә, Россия Федерациясе Конституциясен үтәү зур хокукларга ия булган федераль закон чыгаручылар өчен дә мәҗбүри бит. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге закон проекты авторларының бу гамәлләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәк дип саный. Әлеге закон проектын Дәүләт Думасында тикшерүгә кую гына да җәмгыятьтә кирәкмәгән киеренкелек тудыра, федераль закон чыгаручыларга ышанычны какшата.