Кемерово шәһәрендә узучы ХXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасына микроавтобус бүләк итте.
Бүләкне оешманың җитәкчесе Таһир Бикчәнтәевка тапшырдылар.
Шулай ук көрәш батырына да Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – Лада Гранта автомобиле тапшырылачак.