tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче урынны яуладылар
Беренче урынны яуладылар

Беренче урынны яуладылар

Республика Татар мәдәнияте үзәгенең «Хәзинә» татар гөсләчеләре ансамбле июньдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Знаменское-Губайлово» мәдәни-күргәзмә комплексында узган «Россия мирасын саклаучылар» Бөтенроссия халык сәнгате фестиваль-конкурсында катнашты. Фестиваль- бәйгегә осталар илебезнең төрле почмакларыннан җыелган иде.

Аерым башкаручылар номинациясендә Гәрәй Габдрахман улы Мәгъсумҗанов һәм «Хәзинә» татар гөсләчеләре ансамбле мактаулы беренче урынны яулады. Гөсләчеләребезне җиңү белән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*