tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль Сабан туеның тантаналы ачылышы узды
Федераль Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

Федераль Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

Бүген Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданында XXIII Федераль Сабантуй уза. Аның белән бергә 2021 елда беренче тапкыр узган III Халыкара шахта Сабантуен да билгеләп үтәләр.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Кузбасс Губернаторы Сергей Евгеньевич Цивилев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Марий-Эл Республикасы Хакимияте рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютин катнаша.

Кунаклар бәйрәм белән Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев котлады.

– Барыгызны да үзебезнең Кузбасс җирлегендә сәламлим! Без бер гаилә. Дус яшик, тату яшик! – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе дә кунакларны сәламләде:

– Һәммәгезгә зур рәхмәт! Сергей Евгений улына, аның командасына рәхмәт аеруча зур рәхмәт! Бәйрәм бик яхшы оештырылгае! ХXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе белән котлыйм. – диде ул.

Кузбасс Губернаторы һәм Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Традиция буенча бу бәйрәмдә мактаулы урыннарны данлыклы шахта династияләре, хезмәт ударниклары һәм күмер сәнәгате ветераннары ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*