Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламысы вакытында киләсе елны Татарстанда «Туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы» дип игълан итте.
— Без республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен шартлар тудырырга тиеш. Киләсе елны «Татарстанда туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы» дип игълан итәргә тәкъдим итәм, — диде Рөстәм Миңнеханов.