tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә рәссамнарның “Пластов көзе” дигән Х нчы Халыкара ассамблеясы узды
Ульяновск өлкәсендә рәссамнарның “Пластов көзе” дигән Х нчы Халыкара ассамблеясы узды

Ульяновск өлкәсендә рәссамнарның “Пластов көзе” дигән Х нчы Халыкара ассамблеясы узды

Ульяновск өлкәсендә рәссамнарның “Пластов көзе” дигән Х нчы Халыкара ассамблеясы тәмамланды. 2010 нчы елдан бирле уздырылучы әлеге бәйгедә Россиянең 40 тан артык танылган рәссам катнашты.

СССРның халык рәссамы Аркадий Пластовның “Фашист очып узды” картинасы совет чоры мәктәбендә укып чыгучыларга яхшы таныш. Аның авторы Аркадий Александрович гомер буе Сембер төбәгенең Карсун районы Прислониха авылында яшәп иҗат итә. Заманында Мәскәү,Ленинград шәһәрләренә күп чакырулар булса да, ул туган ягын ташлап китә алмый, гомеренең соңгы көннәренә чаклы шунда яши. Шуңадыр да монда килүчеләр дә биредә аның рухы яши диләр.

Моннан 10 ел элек өлкә губернаторы Сергей Морозов данлыклы якташларының исемен мәңгеләштерү максатыннан, рәссамнар өчен “Пластов көзе” дигән халыкара конкурс оештыру һәм аның исемендәге премия булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Быел инде ул 10 нче тапкыр уза. Аның кысаларында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән рәссамнар үзара аралашып, төрле очрашуларда, экскурсияләрдә булдылар.

Төрле шәһәрләрдән килгән рәссамнар бөек рәссамның туган авылы Прислонихага барып, ул яшәгән йортта һәм ул гомер буе эшләгән остаханәдә булып плэнерда катнаштылар.

Ульяновск татар автономиясе әгзасы, Сембер рәссамнарының иҗат Йорты директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов тырышлыгы белән узган ел авылдагы чиркәү янәшәсендә Пластов укыган мәктәпне торгызганнар. “Экспонатларны бөтен авыл буйлап җыйдык”- ди рәссам. Ә менә монысы данлыклы “Пластов чишмәсе”. Биредә Аркадий Пластов үзенең байтак рәсемнәрен ясаган.

Конкурсның нигезләмәсе буенча ассамблея-бәйгедә төрле жанрда иҗат итүче рәссамнар катнаша ала. Кемдер табигатьнең хәтта гади күзгә күренми торган күренешләрен күреп ала да, аны полотнога төшерә, кайсыдыр портретлар иҗат итә. Менә боларны Казаннан килгән Илнур Сираҗиев эшләгән.

Рәссамнарның халыкара Ассамблеясы конкурсына быел 13 гариза кабул ителгән иде. Өч номинациядә узучы әлеге бәйгенең “Пластовның туган ягында” номинациясендә өлкәнең татар автономиясе әгъзасы, Ульяновск рәссамнарының иҗат Йорты директоры,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов җиңүче дип табылды.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*