
Очрашу Ригадагы “Мәскәү йорты” Мәскәү мәдәни-эшлекле үзәге залында үтте. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров ачып җибәрде. Ул кыскача БТК тарафыннан дөньядагы татар иҗтимагый оешмалары белән алып барылучы эш турында сөйләде.

“Сез бер-берегезне табып, халкыбыз традицияләрен, гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятын сакалу өчен, берләшә алгансыз, – диде ул. – Латвиядәге татар иҗтимагый оешмалары Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәне җайга салгансыз”. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, “Идел” иҗтимагый оешмасы Европа татарлары альянсына керә. Нәкъ менә Ригада ике ел элек уңышлы рәвештә Европа Сабантуе үтте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Латвиядәге татарлар эшчәнлеге турында “Идел җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов сөйләде. Очрашу барышында “Чишмә” Латвия татар-башкорт мәдәни берлеге рәисе Зөфәр Зәйнуллин да чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмен сизәләр, шул исәптән Сабантуй милли бәйрәмен үткәрүдә дә ярдәм күрсәтелә. Латвия иҗтимагый оешмаларында катнашучылар өчен бию буенча мастер-класслар үткәрү тәкъдиме дә яңгырады. Рөстәм Миңнеханов Ригага Казан дәүләт мәдәният институты студентларын практикага җибәрүне тәкъдим итте.

Очрашуда Латвия татар җәмәгатьчелегенең яшь вәкилләре “Сабантуй”, “Туган тел” шигырьләрен сөйләделәр. Лилия Газишина “Сандугач” җырын җырлады.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
