tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Яңа кәгазь акчада Казан Кремле сурәте өчен тавыш бирик!

Яңа кәгазь акчада Казан Кремле сурәте өчен тавыш бирик!

2016 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр Россия Федерациясенең яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен төгәлләүче тавыш бирү үтәчәк. Бу өченче этап барышында 10 алда баручы шәһәр яки территория арасында 2 җиңүче һәм аларның 4 символы сайлап алына (шәһәр яки территориягә икешәр). Сайлап алу бөтенроссия күләмендә тавыш бирү рәвешендә узачак. Онлайн тавыш бирү  —  Твоя-Россия.рф  сайтында. Оффлайн тавыш бирү — анкета яки смс җибәрү аша башкарып булачак. Һәр катнашучыга ике шәһәрне сайлап алу хокукы бирелә. ТАВЫШ БИРИК!

Онлайн тавыш бирү өчен Твоя-Россия.рф сайтында теркәлергә кирәк.

Оффлайн тавыш бирү өчен ике мөмкинлек бар:

I ысул: федераль газеталарда ай дәвамында анкета формалары басылып барачак. Аны тутырып почтадан абонент тартмасы адресына юлларга кирәк булачак. Төгәл адрес тавыш бирү алдыннан Твоя-Россия.рф сайтында күрсәтеләчәк.

II ысул: анкета кәгазен Россия Банкы 1 октябрьдә үткәрәчәк Ачык көннәр дәвамында банкның барлык төбәк вәкиллекләрендә таратачаклар. Мәсәлән, Казанда Россия Банкы вәкиллеге Бауман урамы, 37 йортта урнашкан. Тутырырлган анкетаны шунда ук тавыш урнасына салып була.

III ысул: «Россия 1» телеканалының  2016 елның 7 октябрендә үтәчәк телефирында смс җибәрергә мөмкин булачак.

Тавыш бирү барышын Твоя-Россия.рф сайтныда карап барырга мөмкин булачак. Урталыктагы нәтиҗәләр сишәмбе һәм җомга көннәре яңартылып торачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*