Иртәгә, 24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәр кылачак. Җиддә шәһәрендә ул «Россия — ислам дөньясы» төркеменең еллык утырышында катнаша. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев та бар.
Билгеле булганча, рәсми очрашулардан тыш, җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу каралган.