tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рифат Фәттахов: “Бик авыр була калса, туган ягыма, әнием янына кайтам да китәм”
Рифат Фәттахов: “Бик авыр була калса, туган ягыма, әнием янына кайтам да китәм”

Рифат Фәттахов: “Бик авыр була калса, туган ягыма, әнием янына кайтам да китәм”

Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, продюсер, Казанда яшәүче Нижгар татарлары якташлыгы рәисе, күренекле милләттәшебез, актуклы авылдашы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивален һәм фондын гамәлгә куючы, яшь талантларга олы сәхнәгә юл ачучы, туган ягында татар телен һәм мәдәниятен саклап үстерүгә, күренекле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә куйган хезмәтләре, иҗтимагый активлыгы, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен “Туган як” газетасының “Ел кешесе-2006” исеменә лаек булган милләтпәрвәр Рифат Әхмәт улы Фәттахов 17 ноябрьдә үзенең ике “бишле”дән торган юбилейлы туган көнен каршылады. Шул уңайдан, аның белән читтән торып киңәйтелгән түгәрәк өстәл оештырдык, дистанцион рәвештәге әңгәмә барышында түрдәге олы кунагыбызга сораулар бирдек, аларга тулы җаваплар алдык һәм шуларның кайберләрен 4 биттә сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
Әлеге түгәрәк өстәлдә катнашучылар исеменнән Рифат Әхмәт улын ихластан ике “бишле” туган көне белән котлыйбыз, аңа гаилә бәхете һәм мәхәббәте телибез! Милләтебез файдасына башкарган игелекле гамәлләрегез Аллаһы каршында булып, бүгенге һәм башлангыч эшләрегездән күңел канәгатьлеге алып, якташларыбызның һәм милләттәшләребезнең ихтирам-хөрмәтен тоеп алдагы юбилейларыгызны да озын-озак еллар исән-имин каршылап торырга Ходай язсын. Сез бит мәркәбезебез Казан күгендә Нижгар төбәгенең балкып торган йолдызы һәм әлеге яктырткычның игелекле нурлары туган төбәгебезне дә яктыртуы белән без чиксез шатланабыз һәм горурланабыз, якташларыбызның сүнмәс маягы булып мең яшәгез!
Олег Әндәрҗанов, “Туган як” газетасы баш редакторы:
– Рифат Әхмәтович, еракта яшәп тә якын булган туган ягыбызда халкыбыз файдасына башкарып килгән фидакарь эшләрегез, Нижгар татарлары данын дөньяга танытуыгыз өчен, беренче юллардан ук олы рәхмәтләребезне рәхим итеп алыгыз. Ник Сез безнең татарларга хас булган традиция буенча Түбән Новгородка яки Мәскәүгә түгел, ә Казанда югары белем алырга һәм анда төпләнеп калырга кирәк дип таптыгыз?
–  Дөрес әйтәсез, безнең якташларның юлы, нигездә, Казанга түгел шул. Бездә бик популяр булган “кыска көй”ләрнең берсендә хәтта мондый юллар бар:
  • Китәм, дисең, китәм, дисең,
Китәр юлың еракмы?
Әллә Мәскәү, әллә Горький,
Әллә Ленинградмы?
Игътибар итегез: Ленинград булса да ярый, әмма Казан түгел.
Бу хакта, әлбәттә, тирән уйлануларга да бирелергә мөмкин…
Ә миңа килгәндә, мин балачактан татар дөньясына, татар мәдәниятенә тартылдым. Казаннан татарча бөтен газета-журналларны алдыра идем. Казанның “Яшь ленинчы” газетасы белән мәктәптә укыганда ук языша башладым. Алар мине Казанга кунакка да чакырды. Бардым. Күрдем. Якын итеп алдым Казанны.
Билгеле, мин балачактан журналист булырга хыялландым. Нишләптер, нәкъ менә Казанга күңелем тартылды.
Монда, һичшиксез, укытучым Әнвәр ага Ташбулатовның да роле бик зур булды. Ул миндә татар дөньясына, Татарстанга, Казанга мәхәббәт тәрбияләде.
Ә менә 10 нчы классны тәмамлаганда миңа Мәскәүгә китү тәкъдиме булды. Район газетасы редакторы Наил Әхәтович Садретдинов мине үзенә чакырды да, болай ди: – Мин Будылин (Будылин Валентин Степанович – райком партиясенең беренче секретаре) белән сөйләштем. Без обком партиясе аша сиңа МГУга, журфакка максатчан юллама сорыйбыз. Мәскәүгә җибәрәбез без сине, – ди.
Наил Әхәтович әни белән дә сөйләшеп куйган, аны да күндергән булып чыкты. (Ә минем әнием гомере буе район газетасы типографиясендә эшләде).
Кыскасы, әти-әнием Мәскәү вариантын хупладылар. Аларны аңларга да була: безнең бөтен туганнар – Мәскәүдә, ә Казанда беркем юк.
Әмма укытучым Әнвәр ага Ташбулатов безнең өйгә килеп: “Дөрес эшләмисез, дөрес эшләмисез! Рифатның урыны – Казанда!” – дип әти-әнине бик нык “пешекләде”.
Мин ике юл чатында калдым: Мәскәүме, Казанмы?!
Соңрак шул ачыкланды: обкомда МГУның журфагына юлламалар беткән, ә менә философия факультетына бар. Миңа шунда керергә тәкъдим иттеләр. Мин баш тарттым. Керә алмам, дип курыктым. Әти-әниләр алдында да бу әйбәт “козырь” булды. (Дөрес, мин имтиханнарны “3”легә генә бирә алган булыр идем инде, мәктәпне алтын медальгә бетергән кеше ләбаса. Ә “3”легә бирсәң, “целевиклар” МГУга имтихансыз кабул ителә иде.)
Шулай итеп, Сергач вокзалыннан поезд мине Мәскәүгә түгел, ә Казан ягына алып китте.
Бу нәрсә?! Очраклыкмы? Юктыр. Философлар әйтүенчә: тормышта очраклы хәлләр булмый, барысы да закончалыкның бер чагылышы. Тормыш, язмыш һәр нәрсәне үзе рәтли ул.
Ринат Сөннәтов, “ТЯ” газетасы баш редакторы урынбасары:
– Рифат абый, беренче вакытта “казанца” сөйләргә авыр булгандыр?
– Әллә ни авыр булмады кебек, чөнки безнең аралашу, мохит гел татар дөньясы иде бит беренче көннән үк. Телисеңме, теләмисеңме, әдәби телдә сөйләшергә мәҗбүрсең. Ә акцент ул гомерлеккә кала инде. Рәшит Ваһаповта да, Хайдәр Бигичевта да булган ул. Язмаларын тыңлап карагыз, “Халемьне” дип Хайдәр абый үзебезчә әйтә бит!
Аның каравы, татар әдәби теленең нечкәлекләрен белмәү башта үзен сиздерде, хәтта уңайсыз, көлкеле хәлләргә дә сәбәпче булды.
Әйтик, университетта мин бер Казан кызы янына барып йөри башлаган идем. Бер көнне бу миңа ярып салды: “ Мин сине күрә алмыйм!”- ди. Бу сүзгә мин шулкадәр сөендем. “Ярар, ярар, моннан соң көн саен килеп йөрермен”, – дим. “Дурак что ли?” – диде дә теге кызыкай, бүлмәнең ишеген шап итеп ябып куйды. Соңыннан гына төшендем: “Күрә алмыйм” – “ненавижу” дигән сүз икән, ә мин “бу кыз мине бик күрәсе килә, әмма моңа мөмкинлеге юк”, – дип аңлаганмын…
Румия Хамзина, “ТЯ” газетасы сәркатибе:
– Туган якларыгызны калдырып киткәнегезгә үкенмисезме? Кире әйләнеп кайту теләге бер дә тумадымы?
– Үкенү булмагандыр. Әмма сагыну, беренче вакытларда, бик көчле булды.
Беренче курста укыганда, сагынуыма түзә алмыйча, атна саен авылга кайтып йөри идем. Ә хәзер инде мин үземне Казаннан, Татарстаннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Якташыбыз Максим Горький әйтмешли, “ Җисми яктан мин Нижгарда тусам, рухи яктан Казанда тудым”.
Быел Казанга килеп төпләнүемә 37 (!) ел булды!
Монда канат чыгардым, монда ныгыдым. Мине Казан үстерде, мине Татарстан күтәрде.
Наилә Жиһаншина, “ТЯ” газетасы мәдәни бүлеге редакторы:
– Рифат Әхмәтович, Сез Татарстанда киң танылган шәхес, зур үрләр яулавы авыр булдымы, чөнки яктан килгәннәргә анда уңышка ирешү бик катлаулы мәсьәлә, безнеңчә әйткәндә, “ход бирмиләр” дип ишеткәнебез бар. Бу дөресме?
– Тирән фикер иясе Рәшит Ваһапов бер вакыт: “Казан читтән килгәннәрне чәк-чәк белән генә түгел, роза чәчәкләре белән дә каршы ала”, – дигән. Роза чәчәкләре бик матур булса да, аларның бик нык авырттырып, чәнчеп ала торган сәләте дә бар.
Беркайда да беркемне дә колач җәеп каршы алып тормыйлар инде. Димәк, үзебезне күрсәтү өчен, үзебезне саклап калу өчен безгә күбрәк эшлисе, ныграк тырышасы бар. Шул гына!
Кадрия Әндәрҗанова, “ТЯ” газетасы иҗтимагый-сәяси бүлеге редакторы:
– Стресс – бүгенге тормышның аерылгысыз бер өлеше. Тормыш авырлыклары белән көрәшергә Сезгә нәрсә ярдәм итә?
– Беренчедән, мин берьюлы берничә проект алып барам. Кем әйтмешли, йомыркаларны бер генә кәрҗингә тутырмыйм. Бу бизнес җәһәтеннән дә үзен аклый. Аннары, бер эш, бер тема белән генә чикләнмәү үзенә күрә “психологические качели” ролен үти.
Стресстан чыгуның иң ышанычлы юлы – эш инде ул, эш! Эш белән мавыгу, бигрәк тә ул эшне яратып, бирелеп башкарсаң, әллә нинди кирәкмәгән уйларга вакыт  та калмый.
Психологик халәтне, психик сәламәтлекне ныгыту юллары барыбызга да билгеле – якыннар, дуслар белән аралашу, гаиләне ныгыту, спорт булмаса да, физкультура белән шөгыльләнү. Мин соңгы елларда фитнес клубка бик яратып йөри башлаган идем. Берәр сәгать тренажерларда чапсаң, саунага кереп, бассейнда йөзеп алсаң – өр-яңа кеше булып чыгасың. Кызганыч, пандемия вакытында бу шөгылем туктап калды. Аның каравы, узган ел балалар туган көнемә кардиотренажер бүләк иттеләр. Көн саен анда селкенгәләп алам.
Без хәзер Казаннан ерак түгел бер авылда үз йортыбыз белән яшибез, Аллаһыга шөкер. Бик матур урын: күлләр, урманнар. Монда бөтенләй башка энергетика. Шәһәр шау-шуыннан тәмам алҗып кайтасың да, монда терелеп китәсең.
Ә инде бик-бик авыр була калса, мин бөтен эшемне ташлыйм да, туган авылыма, әнием янына кайтып китәм.
Туган авылымның шифалы һавасы, якташларымның ягымлы карашы, әниемнең үзе пешергән тәмле ризыклары, әниемнән килгән җылылык, сүз белән генә аңлатып бетерә алмый торган тынычландыру сихәте – мине бер көн, бер төн эчендә кеше ясый да куя!
Илнар Садеков, “ТЯ” газетасының мәгълүмат бүлеге редакторы:
– Рифат абый, татар халкының бөек җырчыларын, безнең горурланырлык якташларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның туган ягыбызда һәйкәлләрен булдыруда Сезнең өлеш зурдан. Күптән түгел һәм кабат Сезнең җиңел кулдан тәкъдим ителгән проект – язучы якташыбыз Кави Нәҗминең булачак һәйкәленә дә тантаналы рәвештә таш куелды. Тагын нинди күренекле шәхесебезгә һәйкәл кую Сезнең планда?
– Аллага шөкер, безнең туган ягыбыз татар дөньясына бик күп бөек шәхесләр бирде. Без моның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Беркемне дә рәнҗетәсем килми, әмма бездәге кебек бөекләре булган төбәкләр күп түгел. Без, Нижгар татарлары, моны онытмаска, бу байлыкның кадерен белергә тиеш.
Уразавылда Р.Ваһапов, Х.Бигичевка һәйкәлләр дә шуның бер чагылышы.
Безнең максатыбыз – Уразавылда бөек Нижгар татарларына багышланган тулы бер мемориаль комплекс булдыру. К.Нәҗми һәйкәленә дә нигез салыну – бу да шул юлдагы бер адым. Киләчәктә әлеге мәйданны бөек мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов, атаклы рәссам Лотфулла Фәттахов сыннары да бизи алыр иде. Ни дисәң дә, Нижгар татарларының тарихи-мәдәни үзәге Уразавыл инде ул.
О. Әндәрҗанов:
– Уразавылда Кави Нәҗми һәйкәленә таш кую тантанасында бер җирле җәмәгать эшлеклесенең халык алдында Сезгә дә һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдимен ничек кабул иттегез?
– Рәхмәт хисләре белән. Горурланып. Якташларымның миңа булган хөрмәт-ихтирамының бер чагылышыдыр бу.
Фәрит Аймалетдинов, региональ татар милли үзәге директоры:
– Казанда яшәп иҗат иткән язучыбыз Кави Нәҗмигә Уразавылда һәйкәл булдыру идеясе авторы буларак, Сезнеңчә: Кави абый дөньяда булганда үзенә һәйкәл турындамы, әллә әсәрләренең халык арасында яшәячәге хакындамы хыялланды икән? Кызганыч, Сталин премиясенә лаек булган язучының китаплары юк әбәрендә. Шуңа һәйкәл кую белән бергә аның китапларын яңадан бастырып чыгару да Кави абыйның исемен мәңгеләштерүдә хәерле гамәл булыр иде. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Уңай, бик уңай карыйм. Әмма бөтен эшне мин генә эшли алмыйм. Эшләргә дә тиеш түгелдер. Безнең бит бу өлкә өчен җаваплы оешмалар – Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты бар. Алар каршында бу мәсьәләне күтәрү – минем эш. Якташлык җәмгыяте рәисе буларак – мин моны эшләргә тиеш, ә Татарстан Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы буларак – бу эшне эшләргә минем мөмкинлегем бар.  Эшләнде, дип санагыз.
  • Сез оештырган җыр конкурсларында безнең төбәктән катнашучылар бармы? Булса – кемнәр һәм казанышлары? Булмаса – сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Юк диярлек. Берничә ел элек авылдашым Марат Яруллин Ваһапов фестивале конкурсында бик уңышлы катнашты, хаклы рәвештә беренче урынга лаек булды. Бүген дә татар эстрадасында матур гына үз юлын яра. Уңышлар телик аңа!
Безнең якта талантлы, сәләтле яшьләр була торып та, ни өчен алар Казанга тартылмый?! Кем гаепле?! Мәскәү гаепле. Безнең яшьләребез, бик талантлылары да, Мәскәүгә барып урнашабыз, гаилә корабыз, акча эшли башлыйбыз, аннары зур сәхнәгә чыгарбыз, дип уйлыйлар. Ялгышалар. Банкетларда, туйларда акча тәмен татыган кеше ачлы-туклы сәхнә тормышына бармас шул инде. Ачлы-туклы дим, чөнки сәхнәгә чыгу, үз урыныңны яулау, үз исемеңне булдыру бик зур хезмәт, бик зур тырышлык таләп итә. Шул исәптән – бик зур чыгымнар да. Баштарак вакытта ачлы-туклы яшәргә дә туры килүе мөмкин…
Әмма безгә дә активрак булырга кирәк. Мәсәлән, талантлы яшьләребезне сезнең радио тирсендә туплап булыр иде. Без дә бу эштә катнашырга әзер.
Лилия Хәсәнова: “ТЯ” газетасы дизайнеры:
– Рифат Әхмәтович, Рәшит Ваһаповның онытылып барган исемен халыкка кайтарудагы беренче адымыгызны кайсы елда ясадыгыз һәм ул нидән гыйбарәт иде? Гомумән, Сез җитәкләгән Халыкара татар җыры фестивале ничәнче елда барлыкка килде һәм аның нинди чит илләргә концертлар белән чыкканы бар?
– Рәшит Ваһапов исеме минем күңелемә балачактан сеңде.  Безнең өйдә, гомумән, безнең авылда аны илаһилаштыралар иде.
Рәшит Ваһаповка мәхәббәт уятучы кешеләр иң элек миңа аның кара тәлинкә пластинкаларын тыңлаткан Хадичә әбием булса, икенчесе, шөбһәсез, кадерле укытучым Әнвәр ага Ташбулатов булды.
Бүгенгедәй исемдә. Бер елны безне, мәктәп укучыларын, Әнвәр ага Казанга экскурсиягә алып барды. Көннәрнең берендә ул төркемнән үземне генә аерып, Татар зиратына алып китте. Мәшһүр шәхесләрнең каберләре белән таныштырды.
“Менә бу – Тукай”, – диде укытучым. Бераз гына бардык та: “Монысы – Салих Сәйдәшев”, – дип аңлатты Әнвәр абый.
Шуннан соң тагын әз генә бардык та, “Ә менә бу – безнең Рәшит Ваһапов”, – диде ул. Аның тавышында моңсулык та, горурлык та бар иде.
Ә миңа, япь-яшь балага, бу чын мәгънәсендә шок булды. Уйлап карагыз: безнең авылда туып-үскән Рәшит Ваһапов Тукайлар, Сәйдәшләр белән янәшә ята!
Әнвәр ага Ташбулатов бик зур педагог, бик зур тәрбияче булган икән шул.
Соңрак, аның ярдәме белән Актукта Рәшит Ваһаповны искә алу чаралары үткәрә башладык. Иң беренчесе 1988 елның җәендә бөек җырчыбызның 80 еллык юбилеен билгеләп үтү булды. Хәлиткеч адым, тарихи вакыйга иде бу.
Казанга килгәч, әлбәттә, Рәшит Ваһапов белән кызыксынуымны дәвам иттем.
Олы рәхмәт хисләре белән ассызыклап үтәсем килә: Рәшит Ваһаповның зурлыгын-бөеклеген аңларга миңа Илһам ага Шакиров бик нык ярдәм итте.
2014 елда башланып киткән Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Россиянең 56 төбәгендә, дөньяның 15 илендә булды. Алар арасында Финляндия, Швеция, Германия, Польша, Кытай, Америка, Италия һәм башкалар бар.
Надирә Абдулганиева, Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы рәисе:
– Рифат Әхмәтович, Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе буларак, бүгенге катлаулы пандемия чорында татар мәдәнияте өлкәсендә нинди регионнар белән тыгыз хезмәттәшлектә торасыз һәм нык чикләүләр булган вазгыятьтә якындагы эш планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде?
– Әйе, пандемия мәдәният өлкәсенә бик нык бәрде. Ике ел инде юньле-рәтле эшли алганыбыз юк.
Дөрес, туган ягыбыз белән элемтәләрне өзмибез. Кыенлыклар булуга карамастан, яңада-яңа проектлар да башлап торабыз. Әйтик, “Яңа татар җыры”, конкурсы, “Казанда Шәрык базары” дип аталган Халыкара төрки эстрада фестивале…
Туктап калмас өчен нишләргә кирәк?! Алга, бары тик алга барырга – бу минем тормыш девизым.
О. Әндәрҗанов:
– Сез бит әле Казан дәүләт университетында да укыттыгыз: журналистика факультетында студентларга белем биргәнегезне, ул чакта өр-яңа газета чыгарганыгызны һәм дә Татарстанның визит карточкасы булган “Татарстан” журналы редакциясен җитәкләгәнегезне хәтерлим. Димәк, Сезнең татар журналистикасында да тәҗрибәгез бар, шуңа 30 ел дәвамында Нижгар татарлары елъязмасын алып барган “ТЯ” газетасы турында фикерегезне һәм киңәшләрегезне ишетәсе иде…
– Туган ягыбызның, якташларыбызның милли-мәдәни тормышын “Туган як” газетасыннан башка күз алдына китереп булмый инде хәзер.
Мин үзем дә атна саен “Туган як”ны көтеп алам. Дөрес, электрон вариантын. Ә Актукка кайткач барыбер күңел кәгазь газетага тартыла.
Соңгы елларда “Туган як” бик нык үсте, ныгыды. Бу өлкәдәге тәҗрибәле кеше буларак, курыкмыйча әйтә алам: безнең “Туган як” татарлар яшәгән төбәкләрдә чыгып килүче басмалар арасында иң көчлеләренең берсе.
Уразавылда чыгып килүче “Авылым хәбәрләре” дә игътибарга лаек. Сергачта Татар радиосының эшли башлавы да нур өстенә нур булды.
Болар – безнең бик зур байлыгыбыз. Аларны сакларга, үстерергә тиешбез.
Киңәш дисәк инде… Заманында Ленин әйткән бит әле: “Газета – ул коллектив пропагандист һәм коллектив агитатор гына түгел, ә коллектив оештыручы да”. Бәлки, бүгенге шартларда оештыру эшен туры мәгънәсендә ныграк җәелдерү үз-үзен аклардыр.
Ә чынлыкта мин киңәш бирергә бик үк яратмыйм. Киңәш биргәннәрен дә өнәп бетермим, Ччөнки минем эшемне миннән дә яхшырак беркем дә белми.
Р.Сөннәтов:
– Рифат абый, “Мишәр – татарның каймагы” дигән әйтем урынлымы, Сезнеңчә?
– Әлбәттә. Мишәр дигәннән, соңгы вакытта бу теманы кирәгеннән артык куерталар бугай. Кычытмаган җирне кашу, дип бәялим мин моны.
Мәсәлән, мин үзем мишәр икәнлегемне Казанга килгәч, миңа “мишәр” дип бармак белән төртеп күрсәткәч кенә белдем.
Ә мишәрдән дә татаррак татарны табып карагыз сез!
Мишәрләр – татарның иң ышанычлы төркеме. Бервакытта да үз динен, үз милләтен сатмаган алар һәм сатмаячак та.
Гүзәл Гаязетдинова, “ТЯ” газетасы корректоры:
– Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин җырлаганда, “бу бит безнең Рифат Әхмәтович шәкертләре” дип горурланабыз, гәрчә Сезнең проекттан аларның вакытсыз гауга белән киткәннәре турында укып белсәк тә. Бүген Сез алар белән нинди мөнәсәбәттә һәм сәхнәдәге уңышларын ничек кабул итәсез?
– Беренчедән, Филүс Каһировка да, Ришат Төхвәтуллинга да контрактны өзү тәкъдимен беренче булып мин ясадым. Дөрес, алар моның белән төрлесе төрлечә файдаланды.
Ни кызганыч, татарда продюсер белән эшләү культурасы юк әлегә.
Продюсер белән эшләү чорында башкаручы үзенә иң элек исем булдыра. Ә Исем – ул бик зур капитал. Бөтен җаваплылык белән әйтәм: Филүс тә, Ришат та бүген мин ясап биргән исем белән яшиләр. Хәер, моны Сез үзегез дә яхшы беләсездер.
Ә инде мөнәсәбәтләргә килгәндә… нишлисең, көнчелек һәм рәхмәтсезлек – татарның иң зур бәласе шул инде.
Н. Жиһаншина:
– Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде…
– Аллаһыга шөкер, ныклы, ышанычлы тылым – гаиләм бар. Хатыным Диләрә белән 1991 елда гаилә кордык. Әлеге дә, баягы иҗат өлкәсендәге оештыру эшләре таныштырды һәм кавыштырды безне. Кызыбыз Айбикә университетның “пиар” бүлеген тәмамлады. Бүгенге көндә безнең фондта эшли, мине заманча фикер йөртергә “өйрәтә”. Улыбыз Таңбулат шулай ук университетны тәмамлады: социологиягә кергән иде, аннары юрфакка күчте. Хәзер исә үз эше белән мәшгуль.
Зилә Әхмәдуллина, өлкә “Ак калфак’ хатын-кызлар оешмасы рәисе:
– Рифат Әхмәтович, Сезнең тормышта пар канатыгызның роле һәм исегездә калган иң үкенечле һәм иң шатлыклы гамәлләрегез?
– “Ир – баш, хатын – муен”, диләрме әле. “Ир-атны ир иткән дә, юк иткән дә хатын-кыз”, – дип тә өстиләр.
Мин дә гомере буе көн-төн эштә булдым. Чөнки гаилә өчен күңелем тыныч иде. Диләрә  үзенең бөтен тормышын гаиләгә, балаларга багышлады. Эштән китеп, балаларны карады ул. Ә гаилә бөтенлеге, балаларның иминлеге ир-ат өчен бик мөһим бит ул. Безнең балалар вакытында торган, ашап-эчеп мәктәпкә киткән. Кайтуларына кайнар ризык белән әниләре көтеп тора. Вакытында каралган, тәрбияләнгән булды алар. Моның өчен минем күңелем һәрвакыт тыныч булды, Аллаһыга шөкер.
…Дөнья булгач, төрлесе була инде. Шатлыгы да, хәсрәте дә. Болар барысы да- тәҗрибә. Тормыш тәҗрибәсе. Ә тәҗрибә кешене тәрбияли, акылга өйрәтә. Кыйный-кыйный өйрәтә. Бер тапкыр авызың пешсә, икенче юлы өреп кабасың. Бер тапкыр таеп егылсаң, икенче юлы бу җиргә саграк басасың. Иң мөһиме – ятып калмаска, егылсаң да, торып басарга. Авыр булса да, юлыңны дәвам итәргә!
Үкенүләрдән бернинди мәгънә юк. Тормыш бит ул шартлы рәвешне белми. Терсәк тешләүләр була инде ул. Мәсәлән, мин озак еллар Илһам ага Шакиров белән аралашып яшәдем. Ә менә аның истәлекләрен язып калдырмаганмын…
Күптән түгел Мәскәүдә ковидтан бик якын туганыбыз – әтиемнең бертуган сеңлесе вафат булды. Җирләргә баралмадым. Температурам бар иде. Сәбәбе дә бар кебек. Ә бу хәл күңелне барыбер тырнап тора.
Шатлыклы вакыйгалар да күп булды, Аллаһыга шөкер. Иң мөһиме – без исән, тормыш дәвам итә!
К. Әндәрҗанова:
– Инстаграмнан күреп белгәнебезчә, Сезнең аш пешерү осталыгыгыз бар. Яратып әзерли торган ризыгыгыз нинди?
– Мин бит инде күбрәк ял көннәрендә бакчада, урамда казанда пешеренергә яратам. Пылау, шурпа… Интернеттан, китаплардан төрле рецептлар өйрәнәм.
Әлбәттә, аш пешерергә мине беркем мәҗбүр итми. Бу – минем бер хобби. Ял итү. Җанны, рухны ял иттерү.
– Казан күзлегеннән карап һәм урындагы мөмкинлекләрдән чыгып, безнең туган якта татар телен һәм мәдәниятен саклап калыр өчен шәхсән Сез нинди чаралар күрер идегез?
– Башлаган эшләребезне дәвам итәргә. Милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеген активлаштырырга, алар арасындагы бердәмлекне, хезмәттәшлекне ныгытырга. Беләбез, бүгенге көндә Нижгар өлкәсендә берничә татар оешмасы бар. Булсын. Бик әйбәт. Эш һәрберсенә җитәрлек.
Әмма, кабатлап әйтәм, алар арасында координация кирәк. Шәхсән мин үзем, бу эшне  “Туган як” газетасы үз өстенә алса – әйбәт булыр иде, дип уйлыйм. Кирәк икән – безне дә җәлеп итегез!
Казан, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк, әмма Казанга гына карап яту дөрес түгел. Үз көнебезне үзебез күрергә өйрәник! Якташларыбыз – булдыклы, эшчән, хәлле кешеләр ләбаса.
– Татар җыр сәнгатен үстерүдә Сез һаман ниндидер яңа проектлар уйлап чыгарасыз. Ә якташ артистларыбызны (Аллаһыга шөкер, алар бездә аз түгел) бергә туплап һәм Казаннан башлап, Россия төбәкләренә гастрольләр белән чыгу турында уйлаганыгыз булмадымы?
– Уйланган бар ла ул. Әмма әлеге эшне тормышка ашыру бик авыр икәнен дә беләм мин. Бу концертлар үз-үзен аклармы икән?! Ай-һай. Димәк, ниндидер проектлар, грантлар, спонсорлар турында уйларга кирәк. Бәлки, яшьрәк менеджерлар алыныр бу эшкә?!
Заманында мин туган ягыбызның татар байларын берләштермәкче идем. Барып чыкмады…
– Чираттагы талантлы шәкертегез Азат Абитовның эчке кичерешләрендә яки тышкы кыяфәтендә Рәшит Ваһаповка хас булган уртак охшашлыклар тапмыйсызммы?
– Табам. Шуңа күрә Рәшит абыйның кайбер җырларын да бик оста башкара бит ул. Әйтик, “Фирдәвескәй”не.
Рамил Салихҗанов, өлкә  татарлары автономиясе рәисе:
– Рифат Әхмәтович, туган ягыбыз һәм халкыбыз абруен үстерүгә, күренекле шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә куйган хезмәтләрегез олы ихтирамга лаек. Нижгар төбәгендәге элекке һәм әлеге милләтпәрвәр шәхесләр һәм аларның газиз халкыбыз файдасына кылган гамәлләре турында сөйләгән китап өстендә бергәләп эшли башлауга ничек карыйсыз?
– Матур сорау. Эшлекле тәкъдим. Рәхмәт. Бик кирәкле гамәл. Ике куллап риза!
         О. Әндәрҗанов:
– Шундый зур интервью барышында, бер генә булса да, бераз гына “чеметеп” тә сорау бирик әле?
– Күптән кирәк иде…
– Халык арасында шундый сүзләр ишетелгәли: янәсе, Рифат Фаттахов элекке глава белән дә кочаклашып йөрде, хәзергесе белән дә бик дус күренә. Моны ничек аңлатырсыз?
– Беләсезме, мин элекке башлыклар белән, әйтик, Таһир Кадерович Хайретдинов, Алексей Иванович Морозов белән дә дустанә мөнәсәбәттә идем. Хәтта, районның элеккерәк җитәкчеләре белән дә аралашып яшәдем.
Ә Халит Мөхәммәтович Сөләйманов белән чыннан да без кулга-кул тотынышып эшләдек. Ул минем һәрбер фикер-тәкъдимемне хуплап, күтәреп ала иде. Рәхмәттән башка аңа бер сүзем дә юк. Бүген дә без аның белән элемтәдә, аралашабыз, хәл-әхвәл белешәбез.
Районыбызның бүгенге җитәкчесе Ринат Равильевич Жаляловны да мин күптәннән беләм. Яңа эшкә керешкәч, мин аны беренчеләрдән булып тәбрикләдем, ихлас күңелдән уңышлар теләдем.
Аның белән дә хезмәттәшлегебез дус-матур, ә иң элек – туган ягыбыз өчен нәтиҗәле, файдалы булыр, дип ышанам.
Безнең районда нинди генә җитәкче булмасын, һәрбересе белән уртак тел табармын, дип уйлыйм. Чөнки мине иң элек туган районым, туган ягым, аның мәнфәгать-ихтыяҗлары борчый.
Рифат Әхмәтович, үтенечебезне канәгатьләндергән өчен зур рәхмәт.
Сөйләшүне Олег ӘНДӘРҖАНОВ оештырды.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*