tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда республикадагы мөһим сәяси шәхесне искә алачаклар
Милли музейда республикадагы мөһим сәяси шәхесне искә алачаклар

Милли музейда республикадагы мөһим сәяси шәхесне искә алачаклар

2021 елның 24 ноябрендә ТР Милли музеенда республиканың танылган сәясәт эшлеклесенең тууына 110 ел тулуга багышланган «Салих Гыйлемхан улы Батыев: гомер сәхифәләре» исемле чара узачак. Вакыйга ТР Дәүләт Советы ярдәмендә оетырыла. Катнашучылар арасында – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, галимнәр һәм музей хезмәткәрләре. «Татарстан тарихында 100 исем» музей-белем бирү проекты кысаларында уздырыла.

Әлеге шәхес исеме белән республика иҗтимагый-сәяси тормышының әһәмиятле тарихи чоры бәйле. 1960-1983 елларда Салих Батыев республика парламентына – Татарстан АССР Югары Советына җитәкчелек итә. Сәяси репрессияләр корбаннарының исемнәрен аклауга зур өлеш кертә: меңләгән нахакка гаепләнгән шәхесләр әсирлектән һәм сөргеннән вакытыннан алда азат ителә. Ватанга хыянәт итүче булып саналган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең исемен торгызуда актив катнаша.

С. Батыевның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән тулырак таныштыру өчен Милли музей, Дәүләт Советы тарихы музее һәм республиканың Дәүләт архивы махсус күргәзмә хәзерләде. ТР Милли музее экспонатлары арасында – Салих Гыйлемхан улы Батыевның КПСС ҮК беренче сәркәтибе Никита Сергеевич Хрущевның Татарстанда узган очрашулары (1964) белән бәйле сирәк фотосурәтләр; Прага милли театры директоры белән Прагада (Чехия) Нәҗип Җиһановның «Муса Җәлил» операсын сәхнәләштерү турында хатлары; котлау телеграммалары, грамоталар һәм республиканың Бөек Ватан сугышы ветераннарын, мәдәният, фән һәм сәнәгать эшлеклеләрен котлаулар вакытында ясалган фотосурәтләр; Батыевның «Совет Татарстаны җидееллыкта» (1960) китабы.

ТР Дәүләт Советы тарихы музее Салих Батыевның ТАССР Югары Советы депутаты билетларын һәм дәүләт бүләкләрен, «Лениногорскнефть» НГТИ миллиард тонна нефть чыгаруы (1971), ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгының Салих Гыйлемхан улына 60 яшь тулу (1971) белән бәйле бүләкләрне тәкъдим итә.

ТР Дәүләт архивы фондларыннан узган еллар атмосферасын тудырган 1960-1970 еллар кинохроникасы кадрлары күрсәтелә.

Уздыру урыны: ТР Милли музее, 2 кат, конференц-зал. 11.00 сәгатьтә башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*