tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы тәкъдим ителәчәк
«Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы тәкъдим ителәчәк

«Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы тәкъдим ителәчәк

Татар китабы йортында танылган татар полиграфисты һәм каллиграфы Мөхәммәд Идрисигә һәм Ибраһимовлар нәселенә багышланган «Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Китапны Оренбургта яшәүче хәрби Сәгыйть Хамматханов әзерләгән.

Вакыты – 23 ноябрь, 10:00.

Урыны – Островский урамы, 15.

«Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы ноябрь аенда дөнья күрде. Җиде буын бабаларның исемнәрен белү – төрки-мөселман халыкларының элек-электән килгән күркәм гореф-гадәте. Әлеге традицияне саклап, берсен-берсе тулыландырып, Ибраһимовларның төрле буын вәкилләре еллар дәвамында истәлекләр белән баетылган шәҗәрә эшлиләр. Әлеге китапта бирелгән «Ибраһимовлар шәҗәрәсе» — күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Шәҗәрә XIX гасырда сәүдәгәр Ибраһим баба истәлекләреннән башлана. Ул матди хәлен яхшырту максатыннан Казаннан китә һәм Башкортстанда урнашкан Сайтәк авылында төпләнә.

Китапның икенче бүлегендә дөньякүләм танылган полиграфист, каллиграф, картограф, гравер, НИИ Полиграфмашның өлкән фәнни хезмәткәре, ХХ гасыр башында математика һәм география дәреслекләре авторы, хәтта хикәяләр язучы талант иясе Мөхәммәд Идрисовның тормыш юлы һәм фәнни хезмәтләре яктыртыла. 1960-1970 елларга кадәр М. Идрисов әзерләгән линотиплар Якын Көнчыгыш дәүләтләрендә язу машиналарында кулланылган.

Мөхәммәд Идрисовның архивы Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана. Автор М. Идрисов авторлыгындагы мәкаләләрне, китапларны һәм аңа караган документларны тулысынча китапта бастыра.

Белешмә өчен: Сәгыйть Заһит улы Хамматханов 1960 елда Башкортстанның Яна Кизгән авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, аннары гаиләләре Урта Азиягә күчеп китә. Мәктәпне дә шунда тәмамлый. Сәгыйть Заһит улы тормышын хәрби хезмәткә багышлый. П.С. Рыбалко исемендәге Ташкент Югары Танк команд училищесын (ТВТКУ) тәмамлый. СССРның төрле төбәкләрендә хезмәт итә, майор званиясе ала. Хәзерге вакытта Оренбургта яши. Хаматхановлар нәселен М. Идрисов белән туганлык җепләре берләштерә. Аның хәләл җефете Ибраһимовлар нәселеннән Рабига. Сәгыйть Заһит улының әбисе Зөһрәбикә белән Рабига бертуганнар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*