Татарстан Республикасы Президенты бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендә Кызыл мәчеттә булды. Аның белән тарихи бинаны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та карады.
2006 елда тергезелгән Кызыл мәчет – тарихи бина. 1895-1907 нче елларда әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.
Мәчет Гариф хәзрәт Тулбаев исемен йөртә. Ул 1917 елда Казанда Идел-Урал мәдәни-милли автономиясе турындагы декларацияне кабул итүдә катнашкан. Соңрак Мөхәммәтгариф Тулбаев репрессияләнгән һәм 1964 елда аның исеме акланган.
Уральск шәһәрендә һәр ел саен татар халык бәйрәме – Сабантуй зурлап үткәрелә. Казахстанда Сабантуй көнне кунакларның Габдулла Тукай музеена һәм Кызыл мәчеткә керүе матур традициягә әйләнгән.