Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Г.Тукай музее белән танышты
Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Г.Тукай музее белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Г.Тукай музее белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда булды. Музей эшчәнлеге белән Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та танышты. Татарстан кунакларын Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакимы, Казахстан халыклар ассамблеясы рәисе Алтай Көлгинов озатып йөри.

Мәгълүм булганча, Габдулла Тукай 12 ел Уральск шәһәрендә яши. Биредә ул шәхес буларак формалаша, иҗади сәләте ачылып китә. Казахстан җирендә Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан, бүгенге көндә Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли, Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Казахстанда яшәүче татарлар әдипкә багышланган әдәби кичәләр уздыра, төрле чаралар үткәрә.

Уральск шәһәрендә һәр ел саен татар халык бәйрәме – Сабантуй зурлап үткәрелә. Казахстанда Сабантуй көнне кунакларның Габдулла Тукай музеена һәм Кызыл мәчеткә керүе матур традициягә әйләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*