Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслый торган указны имзалады.
Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә» Ураза бәйрәме 13 майга туры килә. Корбан бәйрәме 20 июльдә билгеләп үтеләчәк.
Рамазан 13 апрельдә башлана, утыз көн дәвам итә.