Шундый язучылар бар, аларның исемен әйткәч, укучының күз алдына берәр символ, я булмаса предмет күз алдына килә. Нурихан Фәттах – шундый язучылардан. Аның исеменә сызгыра торган уклар җисем буларак та, мәгънә буларак та ияреп йөри. Шуңа күрә бу сәхифәдә шул исемдәге романга бәйле сорауларга ачыклык керттек.
Язучының хатыны, табиб Руфина Фәттахова белән әңгәмә әсәрнең язылу тарихын ачыклаудан башланды. Баксаң, язылудан бигрәк, басылу тарихы шактый катлаулы һәм гыйбрәтле булган икән.
Күчмәләр тормышын үз җилкәңдә тату
– Әсәрнең ни өчен язылуын чамаласам да, аның язылу тарихы дигән сорауга, күрәсең, мин җавап бирә алмам. Нурихан үз халкының тарихы белән, минемчә, мәктәп елларыннан ук кызыксына башлый. Студент елларында да тарихи язмаларны бик күп укый. Болгар чоры тарихын ныклап өйрәнгәч, күрәсең, аңарда күчмә тормыш алып барган борынгырак төрки халыклар тормышын тасвирлау теләге тугандыр. Нурихан бер әсәрен дә тирәнтен өйрәнмичә, аннан-моннан, ишеткәннәре нигезендә генә язмый. Әйтик, «Бала күңеле далада»ны яза башлагач, ике җәй чирәм җирләрне күтәрүдә катнашып, эшләп кайтты. «Итил суы…» шулай ук археологик экспедицияләрдә, казу эшләрендә катнашу, экспедиция җитәкчесе, атаклы тюрколог профессор Алексей Петрович Смирнов белән әңгәмәләр кору, Ибн-Фадлан язмаларын җентекләп өйрәнү, фәнни китаплар уку нәтиҗәсендә туа. «Сызгыра торган уклар»га килгәндә, сөннәр турында язма материал юк икән. Сөннәр турында мәгълүмат алу өчен, язучыга ул вакыттагы күршеләре Кытай галимнәре язмаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Нурихан русчага тәрҗемә ителгән китапларны гына укымый, ул «кытайчы» галимнәр белән аралаша, хатлар языша. Материал җыйналгач, романны яза башлагач, 1972 елны ул Монголиягә иҗади командировкага барып кайтты. Әлегә кадәр сакланган күчмәләр тормышы, табигате белән танышкач, романны яңачарак, тормышка якын итеп тасвирлый башлый. 5–6 елдан роман язылып бетә. Машинкада басып, төзәтеп чыкканнан соң, тагын бер ел чамасы яткырып, үзе әйтмешли, «суыта». 1978 елда романның беренче кисәген «Казан утлары» журналына тапшыра. Сүз озынгарак китсә дә, әйтми булмый: романның язылу тарихы түгел, басылу тарихы күпкә гыйбрәтлерәк.
Басылмау хикмәтләре
– «Сызгыра торган уклар»ны журналда басмыйлар, бер ел ята әсәр, ике ел… Баштарак ни өчен басмауларын әйтмиләр, имеш, редколлегия әгъзалары укый, планга кертергә кирәк, чират һәм башкалар… Ике елдан соң журналның баш мөхәррире Зәки Нури әйтә: «Баса алмыйбыз, главлит рөхсәт бирми», – ди. Ул елларда башка авторларның әсәрләрен дә кыл иләк аша уздырмыйча басмаганнар. 1944 елгы ҮК карары үз көчендә, тарихи әсәрләрне басу тыелган. Болай да «Артта калган юллар» повестеннан соң «кара исемлек»тә торган (милләтче!) Нурихан Фәттахка карата кире мөнәсәбәт саклана. Ул еллардагы матди кыенлыклар, борчулы көннәр-төннәр… Язучыга каян килсен иҗат дәрте?!
Шуннан соң Нурихан Язучылар берлегенә гариза яза. Гаризасында ул коллегаларының романны укып, тикшереп, ярамаган урыннарын ачыклауны үтенә. Ул еллардагы Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов берлекнең идарә әгъзаларын җыеп киңәшләшә, кулъязманы журнал редакциясеннән алып игътибар белән укып чыгарга тәкъдим итә.
Беренче китапны кулдан кулга йөртеп язучылар тиз арада укып чыгалар һәм 1980 елның 17 июлендә идарә утырышы була. Анда 17 язучы һәм обком вәкиле Ренат Закиров катнаша. Мин дә арткарак барып утырдым һәм бөтенесенең дә чыгышларын язып барырга тырыштым. Бу утырышта өлкәннәрдән Сибгат Хәким, Атилла Расих, Нуриханның кордашлары – Мөхәммәт Мәһдиев, Шәүкәт Галиев, Рәис Даутов, Әхсән Баянов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, яшьрәкләрдән Нил һәм Илдар Юзиевлар, Фәрваз һәм Туфан Миңнуллиннар, алардан да яшьрәкләр Равил Фәйзуллин, Кояш Тимбикова, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин катнашты. Соңгы өч язучы – «КУ» журналында Зәки Нури кул астында эшләүче хезмәткәрләр. Бу җыелыш турында мин Нуриханның вафатыннан соң язып та чыктым («КУ», 2004 ел, 9 нчы сан). Язучылар барысы да диярлек романны мактап сөйләделәр, бертавыштан «басарга» дигән карар чыгардылар. Бу хәлләрдән соң тагын ике ел узгач, 1982 елның март, апрель, май саннарында романның беренче китабы «КУ»да басылып чыкты. 1988 елда романның икенче кисәге китап булып дөнья күрде. 1991 елны Татар китап нәшрияты ике китапны бергә, калын итеп, 50 мең тираж белән чыгарды. Ул тиз арада сатылып бетте.
1994 елда китап Габдулла Тукай бүләгенә лаек дип табылды. Алай гына да түгел, Нуриханның үзен дә (67 яшендә булса кирәк) Тукай премиясе комиссиясенә әгъза итеп сайладылар.
Яраткан герой. Прототиплар
– Укучы буларак, миңа Туңгак образы ошый. Прототипларның да кайберләрен чамалап сизенәм. Ә менә Кортка-бикә турында әйтә алам. Бу – Нуриханның әнисе, минем каенанам була инде. Аның ачуланышканда кыланышлары, Нуриханга шелтә, үпкә белдерүләре нәкъ Кортка-бикәчә иде. «Ябык, корышкан карчыкның агарган сыек чәчләрен җилфердәтеп, сөякчел кулларын югары күтәреп утка ыргылу»ын мин үз күзләрем белән күргән кебек булам. Башбирмәс, горур кеше иде минем каенанам.
Романга карата әйтелгән фикерләр, фәнни эшләр
– Бу романга язылган рецензияләр бик күп булды. Флүн Мусин, Хәсән Хәйриләр озын мәкаләләрендә әсәргә төрле яклап бәя бирделәр, күбрәк тәнкыйть булды кебек. Фәрваз Миңнуллин, Фәрит Хатыйпов, Фоат Галимуллиннар уңай фикер әйттеләр. Әлфинур Зиннәтуллина кандидатлык диссертациясен Нурихан Фәттахның гомуми иҗатына багышлады. Автор вафатыннан соң Резедә Хәйретдинова (бүген КФУ доценты) «Сызгыра торган уклар» буенча диссертация яклады. Шунысы ихтирамга лаек, бу кыз рус мәктәбен тәмамлаган, дөресен әйткәндә, татар телен юньләп белмәгән дә, ничек курыкмыйча шундый калын, җитди әсәрне анализларга алынгандыр. Кулыма татарча-русча сүзлек тотып 19 мәртәбә укып чыктым, дип сөйләде. 2008 елда аның монографиясе укып чыктым.
Резедә Хәйретдинова әсәрнең документальлегенә басым ясый. Романда безнең эрага кадәр яшәгән император Шихуанди, гомумән, кытайларга багышланган бүлекләр аеруча кызыксыну уята, дип яза монография авторы. Чөнки ул чор турында саллы гына материаллар кытай галимнәре тарафыннан тирәнтен өйрәнелгән, язып калдырылган.
2018 елда, Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшрияты «Сызгыра торган уклар»ның татарча һәм русча вариантларын бастырды. Тиражлары зур түгел, 1000 данә генә. Аларның да бик азы сатуга чыкты, калганнарын китапханәләргә тараталар икән. Шулай булгач, теләгән кеше китапханәдән табып укый ала.
Чулпан Фәттахова:
«Ул – сериал өчен менә дигән әсәр»
– Әти өйдә утырып эшләгәч, мин балалар бакчасына йөрмәдем. Әни эшкә киткәндә өйдә кала идем. Әти мине көн саен урамга алып чыга, еш кына урманда йөреп керә идек.
Кыш көннәрендә бигрәк тә. Ул эшләгәндә аның өстәле астында утырырга ярата идем. Миңа ул иң уңайлы урын кебек истә калган.
«Сызгыра торган уклар» беренче мәртәбә басылып чыкканда мин мәктәптә укый идем инде. Аның беренче өлеше «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Аны укыганымны хәтерлим, әмма җентекләп түгел. Әнинең сиңа кайсы герой ошады, мөгаен, Куянкайдыр инде дип әйткәне, шуңа ачуым килгәне истә калган. «Нишләп мине бала-чагага саный, нишләп миңа Куянкай ошарга тиеш?.. Миңа Албуга ошады», – дип күңелемнән әни белән бәхәсләшкәнем истә.
Романның икенче кисәге озак вакытлар басылмый торды, ләкин ул басылгач та, мин аны тиз генә укымадым әле. Бөтенләй үсеп беткәч кенә, маҗаралы әсәр буларак укыдым. Бу да җентекләп, анализлап уку түгел инде. Аңлы рәвештә, кызыксынып, сөннәр яшәгән җирләрне билгеләп, карта сыза-сыза укуым берничә ел элек кенә булды. Язучы шулкадәр җентекләп, бөртекләп өйрәнгән һәм укучыга тәкъдим иткән ки, андагы вакыйгалар күз алдына килә башлый. Тот та сериал төшер, билләһи. Ул чакта төрекләрнең «Великолепный век» дигән сериалыннан һич тә ким фильм булмас иде. Ләкин андый хәл бездә тиз генә булмас инде.
Зөләйха Камалова:
«Картәтәй исән булса, бик күп нәрсәләр турында сорар идем…»
– Нурихан Фәттах кебек язучының оныгы булу ул, бер яктан, зур дәрәҗә, җаваплылык. Ләкин башка кеше оныгы булуыннан әллә ни аерылмый дип уйлыйм мин. Чөнки, ничек кенә булса да, картәтәйнең иҗаты белән мин аның оныгы булган өчен генә кызыксынмыйм. Миңа тарих, тел өлкәсе кызыклы, шуңа аларны пропагандаларга тырышам. Картәтәйнең эш бүлмәсе китаплардан тора дисәң дә ялгыш булмас. Монда нинди генә китаплар юк. Ул аларны укыганда, кайбер сүзләрнең, җөмләләрнең асларына сызган. Ни дә булса уйлаган, бәлки, башка төрки телләр белән охшашлыклар тапкандыр дип уйлыйм. Башка әсәрләрне укыганда да бик күп билгеләргә тап буласың. Монда Азия, Африка халыклары, индеецлар телләре турында сүзлекләр – барысында да өстәмәләр бар, кызыл, кара, яшел каләмнәр белән сызылган. Ул китапка тамгалар салганда ниләр уйлаган икән, минем шуны бик тә беләсем килә. Ул бит бүлмәсендәге бу китаплардан да күбрәк укыган кеше, аның белем багажы бик зур. «Сызгыра торган уклар» әсәреннән аның белеменең бер өлешен алып буладыр.
Әсәргә бер яктан филолог, телче буларак карыйм. Анда тел байлыгы ярылып ята. Сюжет та бик кызыклы, татарча Толкинны укыган кебек буласың. Икенче яктан фән ягыннан өйрәнергә кызыклы. Анда борынгы төрки сүзләр, атамалар, фразеологизмнар очрый. Аны, минемчә, өйрәнергә кирәк. Андый хезмәтләр бар, алар дәвамлы булсын иде.
Гөлинә Гыймадова
vatantat.ru