tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Наскаевтан осталык дәресләре

ВИДЕО: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Наскаевтан осталык дәресләре

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Наскаевтан осталык дәресләре. Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында татар биюендә иң җайлы элементларны башкарырыга өйрәттеләр. Анда катнашырга “Түбән Кама гүзәле” бәйгесе катнашучылар килде. Соңыннан кызларны үз кулларың белән бизәнү әйбере дә ясарга өйрәттеләр.

Танылган хореограф туташ һәм ханымнарны татар бию элементларына өйрәтә. Күбесе – “Түбән Кама” гүзәле бәйгесе катнашучылары. Ирек Наскаевның сәнгать өлкәсендә  тәҗрибәсе – 40 елга якын. Кайчандыр гөрләп эшләгән «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе.                       

Хореограф әйтүенәчә, төрле бәйрәмнәрдә ирләр дә хатын-кызлар да биергә оялып торалар. Мондый мастер-класс алар өчен ярдәм булып тора.                                                               

Фетр тукымасыннан киселгән әзер элементлардан кызлар – брошь ясыйлар. Бар әйберне кибеттән сатып алып була торган замана булса да, килүчеләр бу эшкә теләп алыналар.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*