tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм булганда гына
Бердәм булганда гына

Бердәм булганда гына

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында сәнгать сөючеләр игътибарына танылган язучы Астрид Линдгрен әсәре буенча Санкт-Петербургтан режиссер Екатерина Гороховская куйган «Мио, минем Мио!» спектакле тәкъдим ителде.

Ялгызлык ачысын, яратылу, кемгәдер кирәкле булу теләген чагылдырган бу әсәрнең адәм балалары, телефон, интернет аркылы виртуаль дөньяга чумып, аерымлана барган заманда сәхнәләштерелүе бик мөһим.

Ялгызлык ачысын спектакльнең башында ук тоярга мөмкин. Күз алдына сәхнә зурлыгында кичке шәһәр күренеше килеп баса. Зур таш йортлар янәшәсендә ятим малай Буссе бик кечкенә, бәхетсез булып күренә. Ул йортлардан, меңәрләгән күз сыман, җансыз тәрәзәләр карап тора. Ник берәрсендә җанны җылытырдай ут чаткысы булсын! Тәрәзәләр артында әллә күпме язмышлар яшеренгән. Тик берсенең дә ятим Бусседа эше юк. Сәхнә зурлыгындагы шәһәр сурәтле пәрдәнең салкын зәңгәрлеге җанны өшетә. Аннары вакыйгалар бик тиз алмашына башлый. Чүлмәктән чыккан Җен сакалына ябышып, Буссе әкияти дөньяга эләгә. Анда кешеләр бер-берсенә теләктәш, гадел, юмарт. Ә иң мөһиме, анда Буссе әтисе – әкияти илнең патшасы белән кавыша.

Сценография авторы Санкт-Петербургның Комиссаржевская театры баш рәссамы Әнвәр Гомәров һәм ут буенча рәссам, шулай ук питерлы Евгений Ганзбург әкият дөньясын матур итеп күрсәтә алган. Буссеның әтисен табуы булган хәлме, әллә күңелендә туган хыял гынамы икәнен Алла гына белә.  Шуның кебек  сәхнәдәге өрфиядәй күренеш­ләр дә чын түгелдер,  күзне алдаучан мираж гынадыр сыман тоела. Ниләр генә юк анда! Чип-чиста күк йөзендә ипләп кенә йөзгән яңа туган ай һәм йолдызлар, оча торган атлар… Аннары әкияти илнең тынычлыгын  алып торган усал рыцарь Като патшалыгына күченәсең.  Бу өлештә игътибарны бер-бер артлы тыгыз булып тезелеп килгән вакыйгалар  тотып тора. Геройларның иң авыр вакытларда җир куенына, агач ышыгына, кыяларга сыенып исән калуы мавыктыргыч итеп сурәтләнгән.

Һәр әкияттәгечә, яхшылык яманлыкны җиңә һәм Мио Катоны үтереп,  кара кошларга әйләндерелгән  балаларны азат итә. Спектакльнең иң тетрәндергеч мизгеле – әти-әниләрнең балалары белән кавышуы. Тамашада баш рольләргә геройларның уңышлы сайланганын да билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Буссе-Мио ролен артык озын булмаган буе, самими карашы белән унбер-унике яшьлек малай роленә туры килгән талантлы егет Булат Гатауллин башкарды. Мәһабәт буй-сынлы, яңгыравык тавышлы  Илнар Низамиев  – коеп куйган патша. Като ролен Эльдар Гатауллин уйнады. Аның герое бер үк вакытта явыз да, сөйкемле дә сыман тоелды. Җем-җем килгән кара җиләнле,  уртача озынлыктагы дулкынланып төшкән чәчле чибәр бу егет гүя сәхнәгә мода журналы битләреннән иңгән. Явызларны гел кәкре-бөкре, килбәтсез итеп сурәтләргә димәгән, явызлар да чибәр була ич. Катоның төс-кыяфәте борынгы чорларга кайтып куелган бу спектакльгә заманча төсмер бирде.

Әсәрдәге төп фикер – балалар әти-әниләре белән бергә булганда гына көчле. Мескен  Буссе, әтисе белән кавышкач, явыз Катоны җиңәрлек  баһадирга әйләнә. Балалар һәм ата-аналар бергә, бердәм булганда гына җәмгыять тулы бәхеткә ирешергә мөмкин. Андый җәмгыятьне мең Като да җиңә алмас.

Баштарак спектакльнең тәэсиреннән арына алмый йөрсәң, тора-бара борчыла башлыйсың. Ник дигәндә, “Мио, минем мио!” – бер-ике ел эчендә чит-ят режиссерлар килеп куйган дүртенче спектакль. Моңа кадәр мәскәүле Александра Ловянникова һәм шулай ук Мәскәү каласыннан Екатерина Корабельник куйган “Сәлам, Актәпи!” һәм “Йомрыбаш”, бурят режиссеры Сойжин Жамбалова сәхнәләштергән “Хикмәт әкиятләре”н күрергә насыйп булды. Актәпи турында тамаша – Александра Салькинованыкы, тагын берсе – исеменнән үк аңлашылганча, төрек язучысы Назыйм Хикмәтнеке. Калган ике спектакль “Йомрыбаш” һәм “Мио” – берсе – француз, икенчесе швед язучысы әсәрләре нигезендә сәхнәләштерелгән. Тәрҗемә әсәрләр күпкә китмәдеме икән? Кариев театры милли классика һәм хәзерге заман татар драматургларының пьесаларына йөз тотуы белән гомер-гомергә бөтен татар театрлары арасында аерылып тора иде бит. Билгеле ки, спектакльне куйгач, ул күпмедер вакыт сәхнәдә уйналырга тиеш. Театрның айлык репертуары исә күпме теләсәң, шулкадәр сузыла торган сагыз түгел. Шуңа күрә кайбер спектакльләр репертуардан югалып бара. “Башмагым”, “Галиябану” кебек милли тамашаларыбызның афишаларда күренми башлавы аеруча күңелне борчый. Разил Вәлиев әсәре буенча заманчалаштырып куелган “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектакленең күптән күренмәве дә хафага сала.

Олысы, кечесе кызыксынып карарлык, композитор Луиза Батыр-Болгаринең моңлы җырлары белән үрелеп барган бу спектакльнең уйналмавы вакытлыча гына дип ышанасы килә. Әле генә Рүзәл Мөхәммәтшинның пьесасы буенча талантлы композиторыбыз Зөлфия Рәүпова белән бергәлектә куелган “Асылкош” та берничә тапкыр гына “җырлады” да юкка чыкты. Үзебезнең Шүрәле, Су анасы турында нинди гаҗәеп спектакль югыйсә. Үткәннәргә кайтып барласаң, безнең  әле Кариев театрында куелган “Алмачуар”ыбыз, “Йосыф-Зөләйха”быз, “Сак-Сок” спектакле, “Печән базары”, “Әйт әле, күбәләк!”, “Зәйтүнәкәй”, татар театрының атасы Габдулла Кариев һәм беренче сәхнә осталарыбыз турында “Артист”, “Айрыз батыр” һ.б. бар. Алар да бит тамашачы карап туйганга түгел, бинасыз интеккәндә шартлар булмау сәбәпле генә репертуардан төшеп калган иде. Дөресен генә әйткәндә, кеше аягы басмаган элеккеге җитен комбинаты янындагы Алафузов театрында бик аз гына вакыт уйналган бу тамашаларны театр сөючеләр юньләп күреп тә кала алмады. Ә бит аларда никадәр байлык тупланган! Бүген татар театрлары репертуарларын кулга алып карасаң, кайсында шулкадәр милли җәүһәребез бар? Алар шулай торгызылмыйча, онытылыр микәнни? Игътибарны, беренче чиратта, бай мирасыбызга юнәлтәсе иде. Мио турындагы әкияттә дә, аталар һәм балалар бергә һәм бердәм булганда гына бернинди гыйфритләргә дә бирешмәслек камил вә тотрыклы җәмгыять төзергә мөмкин дигән фикер үткәрелә ич…

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*