ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баш Мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин: “Төп бурычыбыз – үзебезгә алмаш әзерләү, яңа буынның тәрбиясен бай рухи-дини мирасыбызга таянып оештыру”.
Баш Мөфти-шәйх  Равил хәзрәт Гайнетдин: “Төп бурычыбыз – үзебезгә алмаш әзерләү, яңа буынның тәрбиясен бай рухи-дини мирасыбызга таянып оештыру”.

Баш Мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин: “Төп бурычыбыз – үзебезгә алмаш әзерләү, яңа буынның тәрбиясен бай рухи-дини мирасыбызга таянып оештыру”.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш Мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин:

-Без бүген ике миллиард кешесе, дистәләгән дәүләтләре булган Ислам дөньясының мәдәни башкаласында кунакта. Нәрсә хисабына, нинди нигездә үзе ислам дәүләтендә урнашмаган бер шәһәр шундый олуг дәрәҗәгә, шәрәфәткә ирешә?

Мөхтәрәм җәмәгать, беренче чиратта, бу татар халкының укымышлылыгы, гыйлемгә, китапка зур хөрмәте, мәгърифәткә омтылуы һәм мәдәниятнең иң югары сыйфатлы әсәрләрен тудыра белүенә бәйле. Безнең арабыздан чыккан Курсавилар, Фәизханнар, Камалилар, Бигиләр бөтен татар халкы һәм аның рухи-гыйлми яшәешен дөньякүләм мәдәният орбитасына керткәннәр. Китапчылык, укуга һәвәслек, хөр һәм тирән фикер йөртү сәләте аркасында татарларны башка халыклар таныганнар, таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Шулар арасында быел без 250-еллыгын билгеләп үтә торган Габденнасыйр Курсави, 200-еллыгын билгели торган Гали Чокрый, 175 еллыгын үткәрә торган Исмәгыйл Гаспралы һәм башка олуг фикер ияләре. Без горурлана алабыз: Ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен алгач, Казанның иң беренче рәсми чарасы – халыкара Коръән уку бәйгесе булды. Изге Китап Кәләме Шәрифкә хөрмәт йөзеннән ясалган бу адымыгыз өчен сезгә тирән ихтирамымны җиткерәм, Рөстәм Нургалиевич.

Безнең алда яшәп киткән буыннар безгә җәмигъ мәчетләр, мәдрәсәләр төзеп, вакыф милке, гыйлми хәзинәләр калдырганнар. Бу мирасны күз карасыдай саклыйбыз, яңартуга көч куябыз. Форсаттан файдаланып Мәскәүнең Татар бистәсендә урнашкан Тарихи мәчет комплексын реставрацияләүгә зур өлеш керткән өчен мөхтәрәм Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга һәм Рөстәм Нургали улы Миннихановка тирән рәхмәтемне белдерәм. Тарихи мәчетнең бинасы 2025 елның азагында Мәскәү хөкүмәте һәм дә Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тулысынча төзекләндереп ишекләрен кабат ачты. Хәзер исә 1913 елда Садыйк Ерзин төзеткән мәчет каршындагы ике катлы мәдрәсә бинасы да Татарстан Республикасы ярдәмендә яңартыла.

Без үзебездән соң киләчәк буыннарга нәрсәләр калдырырбыз? Безнең буын дин әһелләренә ХХ гасыр азагында сүнеп барган дин учагын яңадан дөрләтү вазыйфасы насыйп булды. Инде XXI гасырның да бер чиреге үтеп китте. Бу тарихи дәвердәге төп бурычыбыз – үзебезгә алмаш әзерләү, яңа буынның тәрбиясен бай рухи-дини мирасыбызга таянып оештыру. Бүген төп мәсләгебез яңа мәдәни һәм дини көчләр үстерү, аларны аякка бастыру. Бу яңа буын дини байрагыбызны алга таба күтәреп барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*