Румыниядә яшәүче татарлар иганәчеләр ярдәме белән VII Корылтай – Сабантуй фестивале узды. Әлеге фестиваль Румыния көрәш федерациясе президенты Наим Белджин инициативасы белән җиде ел элек үткәрелә башлаган. Ул вакытта чарада дүрт ил катнашкан булса, быел исә 40 илдән 500 кунак килгән.
«Turquoise» комлыгына фестивальдә катнашкан халыкларның культурасы: җыр-биюләр, бәйгеләр, кул эшләре, ашлар тәкъдим ителде. Спорт программасына гына традицион спорт төрләре буенча җиде дөнья чемпионаты кертелгән иде. Татар көрәше, казах көрәше, төрки уеннардан – Тогыз кумалак, Асык ату, Садак ату, Таяк тарту чемпионатлары үткәрелде», – диде «Татар-информ»га Истанбулда яшәүче техник фәннәре кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.
Моннан тыш, бес асык, отелло, слинг, капчыкта йөгерү, аркан тарту, кабадди, кушти һ.б. фестивальдә катнашучы төрле халыкларның традицион бәйгеләре дә үткәрелгән. «Сыбай йөрү дә каралган иде», – диде ул.
«Күпсанлы инициативалар арасыннан I Халыкара «Мәдәни тәңгәллек: кеше хокуклары һәм Юнеско мәдәни мирасы» симпозиумын билгеләп үтәргә кирәк. Симпозиумда интеграция проблемалары белән шөгыльләнүче хөкүмәт органнары һәм учреждение вәкилләре дә катнашты», – дип аңлатты ул.
Фестиваль учак ягу һәм фейерверк күрсәтү белән тәмамланган.