15-17 мартта илдә Россия Президентын сайлаулар бара.
Рузаевка районында “Беренчеләр хәрәкәте” (“Движение Первых”) эшен оештыру буенча белгеч Гөлнара Чугунова:
– Мин беренче тапкыр тарихи вакыйгада катнаштым – Россия Федерациясе Президентын сайлауда! Мин илебезнең киләчәген формалаштыруга үз өлешемне кертә алуыма шатмын. Хәрбер тавышның мәгънәсе бар, һәм минем тавышым да бу мөһим процесста. Сайлаулар – Россиянең ничек үсүенә йогынты ясау мөмкинлеге. Мин демократиянең көченә һәм яхшырак җәмгыять төзүгә һәр адымның мөһимлегенә ышанам.
- Кичә Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Чыганак: “Юлдаш” газетасы