tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рузаевка районында “Беренчеләр хәрәкәте” эшен оештыру буенча белгеч Гөлнара Чугунова сайлауларда катнашты
Рузаевка районында “Беренчеләр хәрәкәте” эшен оештыру буенча белгеч Гөлнара Чугунова сайлауларда катнашты

Рузаевка районында “Беренчеләр хәрәкәте” эшен оештыру буенча белгеч Гөлнара Чугунова сайлауларда катнашты

15-17 мартта илдә Россия Президентын сайлаулар бара.

Рузаевка районында “Беренчеләр хәрәкәте” (“Движение Первых”) эшен оештыру буенча белгеч Гөлнара Чугунова:
– Мин беренче тапкыр тарихи вакыйгада катнаштым – Россия Федерациясе Президентын сайлауда! Мин илебезнең киләчәген формалаштыруга үз өлешемне кертә алуыма шатмын. Хәрбер тавышның мәгънәсе бар, һәм минем тавышым да бу мөһим процесста. Сайлаулар – Россиянең ничек үсүенә йогынты ясау мөмкинлеге. Мин демократиянең көченә һәм яхшырак җәмгыять төзүгә һәр адымның мөһимлегенә ышанам.

  • Кичә Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*