С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа елның беренче аенда ук иң нәниләр өчен “Гаҗәеп көн” дигән бәби – спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
Әсәрнең авторлары Мәскәүдән «Первый театр»ның оештыручы һәм җитәкчеләре Юрий һәм Ольга Устюговлар. Режиссеры – Юрий Устюгов, рәссамы – Ольга Устюгова, композитор – Евгений Астафуров, барысы да мәскәүлеләр.
Югары профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерелгән әсәрдә театрның яшьләре – Рөстәм Зиннуров, Рөстәм Авзалов, Әдилә Монасыйпова, Миләүшә Шәяхмәтовалар уйный.
Чыганак: mincult.tatarstan.ru