tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вәчирдә “Татар мәдәнияте көннәре”
Вәчирдә “Татар мәдәнияте көннәре”

Вәчирдә “Татар мәдәнияте көннәре”

2 нче февральдә Төмән өлкәсенең Вәчир авылының урта белем бирү мәктәбендә “Татар мәдәнияте көннәре иҗат фестивале” тантаналы рәвештә район хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашында ачылды.

Бәйрәмгә килүчеләрне Тубыл район башлыгы урынбасары Елизавета Костылева, өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, Тубыл район мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Мокроусов җылы котлауларын, теләкләрен әйтеп, Тубыл районында татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестивальне оештыруда ярдәм иткән “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхинага, Сетово авыл клубының “Мәхәббәт”, “Ясмин” ансамбльләр җитәкчесе Наталья Ивахнога, “Чишмә” ансамбле җитәкчесе, Вәчир клубының мәдәни чараларын оештыручысы Мәрьям Уразовага, МАОУ Вәчир урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Роберт Барсуковка Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмнең иҗади өлешен берсеннән-берсе матур чыгышлар бизәде.

Фестивальне оештыручыларның берсе, алып баручы Мәрьям Уразова:”Татар халкы элек-электән кунакчыл булган. Бәйрәмгә күп кеше гаиләләре белән килделәр. Ачык йөз, кунакчыллык күрсәтеп, ерактан килгән кунакларны милли ризыклар белән каршы алдык.  Татар мәдәнияте көннәре телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, яшь буынга тапшырырга, үз телләренә, туган илебезгә мәхәббәт уята. Чараны кызым Юлианна Уразова белән ике телдә алып бардык. Гаиләбез белән без татар җырлар яратабыз.

Бәйрәм тамашачылары җирле җырчыларыбызны алкышлар белән каршы алдылар. “Яшьлеккә сәяхәт”, “Мәхәббәт”, “Жасмин”, “Чишмә”, “Туган тел” ансамбльләр, солистлар Алсу Хисәметдинова, Сөнгатулла Бекенин, Светлана Больгер, Юлианна Уразова һ.б солистлар чыгыш ясадылар. Татар мәдәнияте көннәре фестивале халкыбызның традицияләрен һәм үзешчән иҗатын саклау, үстерү максаты белән үткәрелә,“-дип сөйләде.

Татар мәдәнияте көннәренә килүче кунаклар өчен мастер-класслар үткәрелә. Балалар кызыксынып милли киемнәрдә курчаклар, “Батик” техникасын кулланып тукымага милли рәсем ясарга өйрәнәләр.

Бәйрәм чарасында Даниил Хисмәтуллин иҗат иткән “Минем район” җырны Юлианна Уразова башкара. Милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, гореф-гадәтләребезне саклаган, туган якларыбызга мәхәббәт тәрбияләгән, дуслык, татулык рухында узган Татар мәдәнияте көннәренә ел саен кызыксыну арта бара. Быел да Вәчир авылында бәйрәм матур, оешкан төстә уза.

Вәчир авылы халкы туган һәм үскән җирләрен яраталар. Авыл халкының төп шөгыле-авыл хуҗалыгы һәм күлләрдә балык тоту. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Вәчирләр мәдәни, милли, дини бәйрәмнәрне яраталар, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр.

                                                Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*