tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын йөрәктән яздым бу юлларны, кабул итеп алчы, әнием…
Чын йөрәктән яздым бу юлларны, кабул итеп алчы, әнием…

Чын йөрәктән яздым бу юлларны, кабул итеп алчы, әнием…

5 февральдә әнием Зәрия Зиннәтулла кызы КӘРИМОВАга 80 яшь тула. Ул район үзәге булган Камышлы авылында күп балалы гаиләдә — Сәкинә һәм Зиннәтулла Гәлиуллиннарның төпчек кызы булып дөньяга килгән.

Ул чорда төрле чирләр чыгып, күп балалар вафат булганнар. Әбекәй дә берничә баласын югалткан, бары тик иң өлкәне булган Саимә апай,  Сания апай, Равиль абый һәм иң кечкенәсе Зәрия генә исән калганнар.

Урта мәктәпне тәмамлагач әнием үзе теләгән һөнәрне алу өчен Кинель-Черкасска пешекчеләр курсына кереп, уңышлы гына тәмамлап, Яңа Усман авылында практика үтә. 1965 елда күрше авылга слетка килгәч, әтием Дамир Хәмәтвәли улы белән танышып, шул елда гаилә корып җибәрәләр.

Абыем Гамилгә кадәр туган бер ир бала вафат булган. Аннары Гамил абыем дөньяга килгән, аңардан соң тагын туу белән кыз бала вафат булган. Алардан соң апам Гамилә 1969 елда туа, һәм мин 1975 елда дөньяга килгәнмен. Әтием Дамир белән күмәк хуҗалыкта төрле эштә эшләп, алар 50 ел бергә гомер иттеләр. Һәм әлеге юбилейдан соң озак та үтмәде, әтием вафат булды.

Бүгенгесе көндә әниебез алты оныкка һәм дүрт оныкчыкка кадерле әби булып түр башында утыра. Берничә ел элек күзенә операция ясатып, төрле сәбәпләр аркасында бөтенләй сукыраеп калды. Шулай булса да ул кадер-хөрмәттә, балалары һәм оныклары тәрбиясендә үзенең юбилеен каршы ала. Без аңарга күңел төшенкелегенә бирелмичә, озак еллар дәвамында безгә изге теләкләр теләп, догада булуын теләп калабыз.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*