tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Социаль җаваплы һәм авыл җанлы аграрий
Социаль җаваплы һәм авыл җанлы аграрий

Социаль җаваплы һәм авыл җанлы аграрий

Жиһанда кышның нәкъ уртасы. Авыл хуҗалыгы тармагында әлегә чагыштыр­мача тынлык. Хуҗалыкларда узган елга йомгак ясыйлар, быелгысына планнар кора­лар. Шул уңайдан Сафаҗайда булып, бу авылның гына түгел, округның, Түбән Новгород өлкәсенең эре аграр предприятиеләренең берсе – “Киров” исемендәге СПКсының алыштыргысыз һәм уңышлы рәисе Шамил Нуриманов белән очрашып, эшчәнлекләре турында со­раштык.

2023 елны яхшы яктан сый­фатлар идем. 1 900 мең гектар мәйданнан 6 642 тонна бөртекле культуралар җыеп алдык. Шуларның 1 429се уҗым бодае, 706 тонна солы, 1 832 тонна арпа, 853 тонна борчак, 1 822 тонна язгы бодай. Гомуми алганда, һәр культура гектарыннан уртача 35 центнер уңыш бирде.

Мул уңышка шатланасы иде, тик яз зур көч куеп, ашлама­лар кертеп, техника кайгыртып үстергән игенгә бәя юк. Куллану­чылар базарының ашлык белән артык тутырылуының сәбәбедер бу. Берәр нәрсә күп булганда, ул да начар, аның кыйммәте югала. Дөресен әйткәндә, 2022 елның уңышы да әлегә амбарларда саклана. Ярый борчакны уңай бәягә сата алдык.

Терлекчелек тармагына килгәндә, якынча 800 баш мал-туар үрчетәбез. 312 сыердан 2023 елда 1 736 тонна сөт са­вылды. Коры азыкны җитәрлек кайгырттык – 450 тонна печән, 3 000 тонна силос, 3 500 тонна сенаж, 500 тонна салам, 1 250 тонна фураж.

Бездә 51 кеше эшли, барысы да Сафаҗайныкылар. Уртача хезмәт хакы – 35 мең сум. Тех­никада эшләүчеләрнең күбесе хәзер ялда. 1 мартта гына язгы-чәчү кампаниясенә әзерлек башланыр. Механизаторлар ти­мер атларын җайлар, агроном­нар орлыкларны, ашламаларны кайгырта башлар”, – дип таныш­тырды хуҗалыгындагы эшләр барышы белән Шамил әфәнде.

Крестьян хезмәтен хөрмәт итүче, чын мәгънәдә аның бәясең белүче Шамил Әнәсович аграр предприятиеләрнең авыл тормышында бик мөһим бул­ган социаль функцияне үтәргә тиешлеген яхшы аңлый. Аның җитәкчелегендәге хуҗалык, совет чорындагы кебек, үз хезмәткәрләренә барлык баш­лангычларда ярдәм кулы суза: терлек асрарга күпләп иген-азыгын бирә, йорт төзүчеләргә материаллар кайгырта, яшәү шартларын яхшыртуга дәүләт программаларында катнашырга булыша. Мәсәлән, 2023 ел ахы­рында биредә эшләүче Рамил Фәйзрахманов гаиләсе “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программа­сы кысаларында торак шартла­рын яхшыртуга зур ярдәм алды. Димәк, Шамил Әнәсович, чын мәгънәдә, социаль җаваплы аграрий.

Үрнәк алырлык, уңышлы һәм тәҗрибәле аграр эшмәкәр буларак ул безнең төбәктән Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Бөтенроссия та­тар авыллары” ассоциация­се әгъзасы булып тора, аның эшчәнлегендә, проектларында актив катнаша. Белгәнебезчә, узган елның май аенда зур янгын Курган өлкәсе Эчкен татар авылына зур зыян ки­терде. Түбәсез, бернәрсәсез калган милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы үрнәге буенча күптөрле оешма­лар ярдәмгә килде. Фәнир Га­лимов җитәкләгән ассоциация сигезенче дистәне ваклаган бер абзыйга яңа йорт төзеткән. Ша­мил Әнәсович та, әлбәттә, бу изге гамәлгә акчалата кушылган, ә торак әзер булгач үз автомо­биле белән көнкүреш техникасы, затлы әйберләр һәм йорт эче өчен башка кирәк-яракларны 1,5 мең километрдан артык юл үтеп шәхси үзе илтеп тап­шырган, җитмәгәннәрен җирле кибетләрдән кайгыртып кал­дырган.

Бу турыда бернинди массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар булмады, чөнки бу их­лас күңелдән Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган гамәл.

Безнең дә Шамил Әнәсовичка рәхмәттән гайре сүзебез юк, чөнки ул агымдагы елның I ярты­сына өлкә татар автономиясенең яшьләренә һәм активистларына (барлыгы 42 данә) “Туган як”ка подписка бүләк итте.

Шамил Әнәсович Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 9 ел Сафаҗай кол­хозы рәисе урынбасары булып эшли, ә аны җитәкләп баруы­на 30 ел тулып килә инде. Ул бу вазифада социаль җаваплы һәм авыл җанлы аграрий бул­ганга, туган нигезен һәм та­тарлыкны саклап үстерүгә зур көч куйганга, аның иҗтимагый тормыштагы шушы активлыгы Бөтенроссия татар авылла­ры эшмәкәрләре җыенында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге һәм шәхсән Та­тарстан Рәисе тарафыннан югары бәяләнде, өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында да абруе зур.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*