tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфаклылар Сергачка җыелды
Ак калфаклылар Сергачка җыелды

Ак калфаклылар Сергачка җыелды

Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе каршын­да эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының иң актив эшләүче ханымнарын җыеп, январь аенда очрашу уздыру традициягә кер­де инде һәм быел аккалфаклылар 26 январьда Сергачтагы “Астория” кафе­сында дүртенче тапкыр шундый фор­матта күңел ачты.

Чараны өлкә “Ак калфак” оешмасы Нижгар татарлары конгрессы белән берлектә оештырды һәм анда Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләреннән, татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас һәм Пильна округларыннан алты дистәдән артык ханым катнашты.

  Күп еллар буе җәмгыять эшләрендә актив катнашканлык­тан, барысы да үзара яхшы та­ныш, шуңа да туганнар кебек җылы күрешү, аралашу булды.

Нижгар татарлары конгрессы, һәрвакыттагыча, ике гармунчы – Илдус Харрясов белән Рушан Хәйретдиновны китерде һәм очрашу аларның искиткеч про­фессиональ рәвештә уйнавы астына бергәләп берничә җыр башкарудан башланды.

Аннары өлкә “Ак калфак” оеш­масы җитәкчесе Зилә Әхмәдул­лина җылы сәламләп, сүзне өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиевка бир­де. Ул хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан мөһим ролен билгеләп үтте, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләсе елда бу очрашуны Пильна округында оештырырга тәкъдим итте. “Кызыл Октябрь һәм Сер­гач җирлекләрендә икешәр тап­кыр инде узды, әйдәгез, киләсе елга безгә килерсез”, – диде Мирзәхләм Абдулгаярович.

Соңрак үз чыгышында бу сүзләрне Пильна округы ак­калфаклылары җитәкчесе, Са-фаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова да җөпләде, димәк, бераз алгарак китеп әйтсәк тә, киләсе елга Пильна җирлегендә узар бу чара, Аллаһы боерса.

Мирзәхләм әфәнденең чыгы­шына кайтканда, алар Зилә ха­ным белән бергәләп күренекле җәмәгать эшлеклесе, билгеле шәхес Тәнзилә Паламарчукны юбилее белән котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тап­шырдылар.

Сергач һәм Спас округлары администрацияләренең мә-дәният бүлеге җитәкчеләре Светлана Лисина белән Елена Синева да “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә, та­тар хатыннарының активлыгына соклануларын белдерделәр, үз карамакларындагы мәдәният йортлары хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. “Ак калфак” оешмасы, тулаем өлкә автономиясе мәдәният, мә-гариф бүлекләре белән тыгыз хезмәттәшлектә тора һәм алда да шулай булыр дип ышанабыз.

Светлана Юрьевна да, Елена Александровна да шәхсән Зилә Ардинатовнаның бу өлкәдә куй­ган зур хезмәтен аерым билгеләп үттеләр, Светлана Юрьевна аңа Рәхмәт хаты белән матур гөлләмә дә бүләк итте.

Нижгар татарлары конгрес­сы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Дзержинск шәһәре аккалфаклыларының әйдәп ба­ручысы Зөһрә Абдулина, Әлфия Аймалетдинова да җылы сәламләделәр.

Кызлар, һәрвакыттагыча, матур иҗади номерлар әзерләп килгән иде. Кочкопожарлылар гади авыл гаиләсенең берничә дистә ел элек ничек яшәгәнен тасвирлаган бик кызыклы, эчтәлекле сәхнә күренеше күрсәтте. Мөтеравыл кызларының типтереп биюе дә кайнар алкышларга күмелде, ә I “Нижгарсылу” конкурсы җиңүчесе, Сафаҗай кызы Алия Хәлилулли­на биегәндә утырып тору мөмкин түгел иде, күбесе ханымнар аңа кушылды.

Сәнгатьле итеп шигырь сөй-ләүчеләр, матур җырлар башка­ручылар бик күп булды, барысын да язып бетергесез, шуны гына әйтер идем – кызларыбыз бары­сы да искиткеч талант ияләре!

Илдус белән Рушанның да виртуоз уйнаулары, матур җыр-лаулары ямь өстенә ямь булды.

Әлбәттә, Тәнзиләнең җырлавы кемне дә битараф калдырмады.

Автономия оештырган конкурс­ларда катнашучы кайбер бала­лар да Дипломнар һәм сувенир­лар белән бүләкләнде.

Тагы бер юбиляр – Уразавыл мәктәбенең татар теле укыту­чысы Мәрзия Харрасова, кызга­нычка, үзе килә алмады, шулай да бүләк аңа коллегасы аша юл­ланды.

Быелдан башлап, ел буена иң актив эшләп килгән бер аккал-факлыны билгеләп, аны нәкъ менә ак калфак белән бүләкләр-гә алдан килешкән идек һәм бе­ренче бу бүләккә Әлфия Айма­летдинова лаек булды, калфакка кушып, Зилә ханым матур яулык та бүләк итте аңа.

Җырлап-биеп, аралашып берни-чә сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте, бергәләп фотога төшеп, кичке якта гына таралыштык.

Уңган-булган кызларыбыз, һәр-вакыттагыча, күп кенә камыр ашлары пешереп китерде һәм алар махсус хәрби операциядә яраланып, Мулино госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә тапшы­рылды.

Зилә ханым Спас округы кыз­ларын транспорт белән тәэмин итеп, үзе җитәкләп килгән Еле­на Синевага, Кызыл Октябрь округы вәкилләрен туплап килүче Гөлнара Абдуллинага, барлык катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерде.

Катнашучылар, үз чиратларын­да, оештыручыларга зур рәхмәт әйттеләр. Ә инде планнарга килгәндә, март-апрель айларын­да дүрт зур чара уздырылыр дип килештек:

1 март – II өлкә “Нижгарсылу” конкурсы (Сафаҗай мәдәният йорты);

22 март – III өлкә “Татар малае. Татар кызы” конкурсы (Пашат мәдәният йорты);

19 апрель – VII өлкә татар хатын-кызлары сходы һәм шулай ук VII өлкә “Нижгарбикә” конкурсы (Кочко-Пожар мәдәният йорты).

Ел әйләнәсендә булачак тагы бер конкурс игълан ителде – ул да булса иң милли учреждение – мәдәният йорты, китапханә, мәктәп һәм балалар бакча­сы. Нәтиҗә ясаганда, аларның милли бизәлеше, татар телендә булган стендлар, күргәзмәләр, милли юнәлештә эшләүләре һ.б. исәпкә алыныр, аннары нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр киләсе елда чираттагы шундый җыелышта бүләкләнер.

Агымдагы ел татар җәмәгатьчелеге арасында Хәйдәр Би­гичев елы буларак үтә һәм шул кысаларда узган очрашуыбыз да бик матур булды, киләсе очра­шуларга кадәр, кызлар!

Наилә ЖИҺАНШИНА,

өлкә “Ак калфак” оешма-сының округара кураторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*