Кем соң ул Бигәнәй авылы Ишаны? Тарихта аның турында нинди мәгълүматлар саклана? Шушы һәм башка бик күп сорауларга 17 декабрьдә Саба районында күренекле дин эшлеклесе Вәлиәхмәт Мөхәммәтгалим улының вафатына 100 ел тулуга һәм төбәгебездән чыккан галимнәрне искә алуга багышланган «Саба укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә җавап алырга мөмкин булды.
Саба районында барлыгы 218 борынгы кабер ташы саклануы билгеле. Бу үзе үк төбәгебез авылларының ташъязма истәлекләргә бай булуы турында сөйли. Конференция эшендә катнашкан республикабызның танылган галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, җитәкчеләр иң элек Казанчы Бигәнәй авылы зиратында таш койма белән әйләндереп алынган Ишан хәзрәт каберлегендә булдылар. Мәйданы 12х16 метр тәшкил иткән урында бүгенге көндә борынгы 11 кабер ташы саклана.
Тарихи чыганакларда биредә Ишан нәселеннән булган 16 кеше җирләнүе турында әйтелә. Кабер ташында язылганча, Вәлиәхмәт Мөхәммәтгалим углы Галимов 1848 елда туган, 1919 елда 71 яшендә вафат булган. Конференция кунакларына Сатыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Мөхәмәтханова Ишан хәзрәт турында билгеле булган мәгълүматлар турында сөйләде. Мәгълүм булганча, исеме гасырларга барачак тарихи шәхес Сатыш мәдрәсәсендә, аннан Төркиядә, Фирганә, Бохарада дини һәм медицина белеме ала. Хөр фикерле, укымышлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше булуы белән тирә-юньдә абруй казана. Авылда Ишанлык эшен алып бару белән бергә, халыкны дәвалау белән шөгыльләнә.
Озак дәвалануга мохтаҗ кешеләр бик ераклардан килеп Ишанның өендә айлар буе яшәп, тәннәренә сихәт алалар. Исем кушарга килгән һәр баланы хәзрәт яңа юрганга төреп җибәргән. Бу гамәле дә хәзрәтнең никадәр юмарт, кече күңелле булуы хакында сөйли. Ул чорда гарип балалар, акылга зәгыйфь кешеләр һәм башка авырулар Ишан йортыннан өзелмәгән, ишек алларында читтән килгән бик күп җигүле атлар торган. Габдулла Тукайның әсәрләрендә дә авыруларны Бигәнәйле хәзрәткә алып китүләре турында тарихи чыганаклар саклана.
Шулай ук 1905 елда Бигәнәйгә тупыллар алып кайтып утыртуы хакында да мәгълүматлар яши. Үзенең төп нигезе янында үсеп утыручы юан тупыл Ишан калдырган изгелекләр хакында авылдашларга гасырлар аша искәртеп тора кебек. Бүген дә Бигәнәй авылында хәзрәт бакчасы дигән урын бар. Бу бакча элек әкияти дөньяны хәтерләткән. Анда күптөрле үләннәр, агачлар үскән. Бакча уртасында түгәрәк күлдә аккошлар йөзеп йөргән. Йорты да әллә кайдан балкып торган. Билгеле булганча, әлеге каберлектә Ишан хәзрәтнең беренче һәм икенче тормыш иптәшләре, яшьтән үлгән 2 сабые, 1918 елда Алабугадан киявенә, ягьни Ишан хәзрәткә кунакка килгәч вафат булган 85 яшьлек Әсфәндияр Мозаффаров та җирләнгән.
Изге, тарихи урында Ишан хәзрәткә багышлап Корьән укып, дога кылынганнан соң конференция эшен Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда дәвам итте. Мәдрәсә тарихына багышланган музей кунакларны үзенең уникальлеге һәм заманчалыгы белән сокландырды. Музей мөдире Фәнил Һадиев биредәге экспонатлар белән таныштырды. 1875 елда Мисырда чыккан китапларның төп нөсхәләре белән танышу мөмкин булды. Мәккә шәһәре белән турыдан-туры трансляцияне күрү конференция кунакларын тагын бер кат югары технологияләрнең елдан ел камилләшә баруына ышандырды.
Татарстанда гына түгел, Россиядә мәдрәсәләр тарихына багышланган бердәнбер музейның районыбыз өчен зур горурлык булуы билгеле. Конференциянең пленар өлеше Сатыш мәдәният йортында дәвам итеп, район башлыгы Рәис Миңнеханов үзебезнең төбәгебездән чыккан галимнәрне, тарихи шәхесләрне искә алу, аларны зурлауга багышланган әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте. Аны оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. «Безнең районыбыздан чыккан галимнәребез-гыйлем ияләребез бик күп. Башка өлкәләрдә уңышка ирешкән якташларыбыз белән беррәттән, зур белемгә ия булган зыялы шәхесләребезне хөрмәтләү – безнең бурычыбыз.
Киләчәктә дә исән-сауларын очрашуларга чакырып, мәрхүмнәрен искә алып без һәрвакыт зурларга тиеш. Бүгенге беренче конференция дәвамлы булыр дип уйлыйм», – диде Рәис Миңнеханов. Дөрестән дә, яшь буында зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатларның үзенең тарихын, аның күренекле кешеләрен белгәндә генә тәрбияләнүе бәхәссез. Әлеге чарада катнашкан Сатыш урта мәктәбе укучыларында да тарихи җәүһәрләрне барлау, күренекле якташларыбыз белән горурлану хисләре уяткандыр. «Быелгы беренче конференциянең төп темасын Вәлиәхмәт Ишанга багышларга булдык. Гафиллектә йөрибез, гомер бара, күп нәрсә онытыла, галимнәребезнең дә исемнәре тоныклана, шуңа күрә шушындый мәҗлес оештырырга булдык», – дип ачыклык кертте конференция эшен алып баручы, районның имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Пәйгамбәребез әйтте: ”Адәм баласында бер урын бар. Әгәр ул урыны тәртиптә булса, бөтен гамәле тәртиптә була. Ул – калеб яисә күңел дигән сүз. Күңел чиста булырга тиеш. Кешенең Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәсе, байлыгы белән дә түгел, аның казый, ишан булуында да түгел, фәкать күңеленең чисталыгы белән бәяләнә. Күңеле чиста булган саен ул Аллаһы Тәгаләгә якыная. Әллә нинди яңа фәннәр ачып, Иннополислар төзесәк тә, күңелне чистарту өстендә эшләмәсәк, файдасы булмаячак», – диде үзенең үтемле чыгышында.
ТР Президенты каршындагы традицион мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова әлеге конференциянең бик үзенчәлекле һәм әһәмиятле булуын, шулай ук мәдрәсәгә зур мәгънә, зәвык салынуы, бу хәзинәне республиканың бар кешесе дә күрергә тиешлеген әйтте. Бөтендөнья татар конгрессының Казан муниципаль шәһәре җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Мифтахов та үз чыгышында татар дөньясында мондый төр укуларның күп төбәкләрдә узуын, Бигәнәй, Сатыш авылларында кемнәр яшәгән, алар тарихта нинди эз калдырганнар, шулар хакында киләчәк буыннарга җиткерү мөһимлеген әйтте.
«Мондый чаралар бу дөньядан киткән кешеләргә дога булып бара, бүген яшәгән кешеләргә, балаларга горурлык хисе өсти. Милләтебезнең күренекле кешеләрен онытырга хакыбыз юк, бу эш дәвам ителергә тиеш. Саба районының башка авылларында да мондый шәхесләр бик күп дип беләбез. Тарихны гына түгел, шул ук вакытта авылларны, телебезне, динебезне саклап калу мәсьәләсендә дә зур эш дәвам итә. Ә телне саклар өчен әллә нәрсә эшлисе түгел – ул телдә сөйләшергә генә кирәк», – диде Фәрид Мифтахов.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова Вәлиәхмәт Ишанның төбәгебез тарихында гына түгел, мөселман дөньясында тирән эз калдырырлык дәрәҗәләргә ничек ирешүе хакында күп мәгълүматлар бирде. Гаиләләре ярлы булу сәбәпле, булачак Ишан авыл мулласында хезмәтче булып торган. Белем алуга омтылышын күреп мулла аңа матди ярдәм күрсәтеп, белем алырга киңәш итә.
Тарихи документлардан күренгәнчә, 1890 елда аны икенче мулла итеп сайлап куялар. Ишанның биографиясендә әлегә кадәр ачыкланмаган, серле урыннар бик күп. Әмма аның тирән белемле табиб һәм дин әһеле булуы бәхәссез. Аның 3 баласы, 9 оныгы булуы билгеле. Улы Габдрахман Ишан йортына хуҗа булып калып, 1930 елда аны Магнитогорск шәһәре төзелешенә сөрүләре, шунда җирләнүе ачыкланган. Туктар авылы имам-хатыйбы Ренат хәзрәт Зиннәтуллин кечкенәдән ятим калган бабасын Ишан хәзрәт йортына урнаштырып, шунда тәрбияләнеп үсүе хакында әтисе сөйләгән кызыклы истәлекләрне җиткерде. Илдар хәзрәт Яхин, Түбән Симет авылы имам-хатыйбы Шәяхмәт Җиһангәрәев бай мираслы Саба төбәге галимнәре турында сөйләделәр. Конференциядә яңгыраган күпсанлы чыгышларның һәрберсе татар дөньясында якты эз калдырган шәхесләребезне яд итү, динебезне, милләтебезне, мәдәниятебезне саклауга багышланды.
Фәридә Вилданова