tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски “Ак калфак”лылары Төмәннән кунаклар кабул итте
Омски “Ак калфак”лылары Төмәннән кунаклар кабул итте

Омски “Ак калфак”лылары Төмәннән кунаклар кабул итте

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак Калфак” оешмасы хатын-кызлары Төмән өлкәсеннән килгән кунаклар белән очрашты. Кунаклар – себер татарларының Ямбай авылындагы тарих һәм мәдәният музее мөдире Нэля Әсхәт кызы Фәйзуллина һәм төбәкне өйрәнүче-язучы, “Поляклар Төмән краенда” тарихи- этнография музее хуҗасы Сергей Генрихович Филь.

Очрашу мохтариятнең офис-музеенда үтте. Кунаклар анда куелган экспонатлар белән танышты, “Ак Калфак” ханымнары кыскача мохтариятнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, һәм, әлбәттә, игътибар белән Ямбай музее, Төмән өлкәсе татарларының эшләре, тормышлары турында Нэля хэнымның сөйләвен тыңладылар, үзара күп сорауларга җаваплар бирделәр. Хәмит Ярминең Ямбай авылы мәдрәсәсендә белем алуы, Булат Сөләймановның Ямбай зиратында җирләнгән булуы, Себер-татар поэзиясенә нигез салган әдип, ягъни, Булат Сөләйманов турында Нәля ханымның сөйләвен аеруча кызыксынып тыңладылар.

Соңыннан кунакларның күчтәнәчләре-үзләрендә җитештерелә торган чәк-чәк белән чәй эчтеләр. Әлбәттә, “Ак Калфак” ханымнары Нэля Фәйзуллинага үз куллары белән эшләгән калфак бүләк иттеләр. Әлеге очрашу, файдалы да, мәгънәле дә, кызыклы да булды. Ике як та элемтәләрне өзмәскә, даими аралашып торырга дигән карарга килде. Омскилар ямьле вакытлар – яз көннәре җиткәч, Ямбайга барырга, танылган музейлары белән танышырга дип сүз куештылар.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*