Оста куллы кешеләргә сокланам инде. Әле җитмәсә ул берәр борынгы эш белән дә шөгыльләнсә, бу зур ихтирамга лаек. Шундыйларның берсе – Саба районы Олы Шыңар авылыннан Марсель Мөхәммәтов. Ул тал чыбыгыннан кәрҗиннәр үрә.
Әлеге эш белән Марсель абый кечкендән бирле шөгыльләнә, аның үзен әтисе өйрәтеп калдырган. Әти кеше сугыш вакытында кәрҗиннәр үреп, шуны Теләче базарында сатып, тамак туйдырган. Шуннан килгән акчасына 4нче сыйныфта укыганда үз гомерендә беренче мәртәбә өр-яңа кәчтүм-чалбар да алган әле.
Кечкенә улын таллар әле уянды микән дип, Мишә буена төшереп җибәрә торган булган. Беренче мәлдә чыбыкларның начарын алып кайта торган булса, тора-бара шомарган бәләкәй Марсель. Әтисе өйрәткәнчә, талларны бөгеп караган, бөгелсә, димәк, аннан кәрҗин үрергә була икән.
Акрын гына бергәләшеп маташа торгач, Марсель абый үзе дә эшкә өйрәнгән. Остазы еш кына аны мактап җибәрә торган булган, шул сүзләргә канатланып, тагын да ныграк эшләп, ул әлеге шөгылен ярата ук башлаган. 5-6нчы сыйныфларда укыганда ук күршеләренә, туган-тумачаларына үзе үргән кәрҗиннәр һәм чабаталарны бүләк иткән. Шулай шомара торгач, талларны башкалага барган вакытта Казансу елгасы буеннан җыеп кайта торган булган. Баксаң, андагы чыбыклар әлеге эш өчен бик әйбәт икән. Озын һәм нечкә булгач, аның берсе белән генә дә кәрҗиннең күп өлешен үреп була.
Шунда ук Марсель абый Казансу һәм Мишә елгалары буеннан җыелган таллардан ясалган әйберләрнең аермасын күрсәтеп алды. Әнә берсе күренә – чыбыгы калынрак, алай да кәрҗине шәп килеп чыккан. Аны ул көтүдә чагында башкалар әбәт ашап килгәнче ясарга җитешкән. Кайтканда шуны очраган берәрсенә бүләк итеп тә калдыра.
– Шулай тиз эшлисезме? – дип сорыйм остадан.
– Монысы аның тупас итеп эшләнгән, әмма кәрҗинне эшләгәндә күп нәрсә материалдан тора. Яхшы талларның башта кабыгы салдырыла, аннары аны пешеклисең, эшкәртәсең, шуннан соң гына тынычлап эшкә керешәсең. Әле ул гына түгел, аларны сортларга бүлергә кирәк, юаннарын бер өлешкә, нәзекләрен аерым куясың. Артык калганнарын да әрәм итмим, аларыннан шикәр яисә кәнфит сала торган савытлар ясап куям. Ара-тирә хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләрен куярга тартма да үрәм. Аларның һәрберсен төрле бизәкләр белән баетам. Бөтен нәрсә фантазиядән һәм осталыктан тора, – диде Марсель Мөхәммәтов.
Кәрҗиннәр арасында төслеләре дә күренде. Аларын чыгару өчен элегрәк марганцовка ише нәрсәләр кулланылса, хәзер чит илдән кертелгән төрле буяулар бар.
– Боларны кемнәр ала соң? Хәзерге вакытта кәрҗингә ихтыяҗ бар мени? – дим аптырап.
– Сатам дип реклама белән чыксаң, бу таллардан арынырлык түгел. Кеше аңлады, аларны бакчаларында матурлык өчен кулланалар, әйтик, почмакларга үрелгән зур вазалар бастырып куялар. Әнә минем стенада кызымның рәхмәт хатын элер өчен шундый бер матур әйбер эшләдем. Кеше кулдан ясалган әйбер белән кызыксына, аның бәһасе зур. Халык ясалма нәрсәләрдән, әллә нинди пластмассалардан туйды. Үзем әнә көнкүреш тормышта кулланыла торган әсбаплар да эшлим, хатынга кер сала торган кәрҗин үреп бирдем. Шешәләр сала торган тартма да ясадым, – дип җавап кайтарды Марсель абый.
Монда һәр эшләнгән әйбернең үзенчәлеге бар. Менә тал чыбыгыннан үрелгән ипи савыты күренде, гөмбә җыя торган кәрҗиннәрнең дә төрле күләмдәгесе күзгә чалынды. Өендә әле ясалган әйберләренең күп өлеше юк икән, чөнки аларны ул кешеләргә бүләк итеп бара. Сатарга дигән уйның башына да килгәне юк, берәрсе үзе теләп, хезмәтен бәяләп бирсә генә, акча алырга мөмкин. Теләге булган кешегә заказ буенча кәрҗинне үрә ала анысы. Әлеге эшкә киявен дә өйрәткән. Ул балыкка йөри икән, шул вакытта матур таллар күрсә, шуларны авылга алып кайта. Интернаттан карап та кәрҗин үрү серләренә төшенгәч, хәзер Марсель абыйдан да уздыра. Гәрчә, үзе шулай дип көлемсерәде.
Әлеге шөгыльгә ул күп кешене өйрәткән, әмма берсенең дә ныклап эшләп китәсе килми, ди. Үзе әйтүенчә, файдасын күрмиләр, чөнки хәзер бөтен нәрсә акчага терәлгән, күңел өчен нәрсә булса да башкаручы юк. Ул әле умартачылык белән дә шөгыльләнә икән. Анысын да киләчәк буынга тапшырыр иде, тик атлыгып торучылар күренми, ди. Мондый тартым каян чыкканлыгы аңлашыла, Марсель абый күп еллар мәктәптә хезмәткә өйрәтү остасы булып эшләгән. Менә хәзер өйрәтергә кешеләре генә күренми.
Рәсим Хаҗиев